• Новости

    Обращение главы сельского поселения

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Бөек Җиңүнең 71 еллык тантанасын бәйрәм итүне оештыруда зур өлеш керткән авылдашларыбызга зур рәхмәт! Илебез күгенеү 71 ел буе аяз булуы белән без , сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бурычлы. Быел да без ветераннарыбызны зурлап, хөрмәт итеп әлеге Җиңү бэйрәмен оештырдык. Бу тантанада катнашкан, Үлемсез полкны оештырган бәзәкәлеләргэ, балаларыбызга, бүгенгесе көндә авылдан читтә яшәп тә бу чарада катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Куйган максатыбызга ирештек дияр идем, чөнки сугыш афәтен күргән ветераннарыбызны искә алып, аларнын кылган батырлыклары, түземлек-сабырлыклары алдында баш иеп, аларга дан җырладык. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен корәшкән, һәлак булган бабаларыбызны, авылдашларыбызны онытмыйк , һәрвакыт истә тотыйк. Яшьлекләрен, балачакларын сугыш урлаган, гомер буе «әти» сузен әйтергә тилмереп үскән авылдашлар күп безнең арада. Барысы да сәламәт, озын бәхетле гомер кичерсеннәр, ә без аларга ихътибарлы, мәрхәмәтле булыйк!

    «…Без кичергэн сугыш газапларын,

    Кичермэсен безнен балалар-

    дип язган зур хөрмәткә лаек авылдашыбыз Фәйзелхак абый Хөснетдинов,

    Барлык йөрәкләрдә бердәм теләк-

    Имин генә булсын дөньялар!».

    Алда безне тыныч көннәр, имин иртәләр, тагын бик күп, бик күп якты язлар көтсен, амин!

    Р. Насифуллина.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться