21 август конне Бэзэкэ авылында Татлы чишмэгэ илтэ торган юлны чистарту, куперне тозеклэндеру буенча омэ оештырылды. Омэдэ, авылыбызнын бугенгесенэ битараф булмаган хэм килэчэген кайгыртып яшэуче тынгысыз йорэкле авылдашлар катнашты. Куперне тозеклэндеру зур коч, матди ярдэм талэп итэ иде. Мэрхэмэтле авылдашларыбыз чимал, материал белэн зур ярдэм курсэттелэр. Аксакалларыбыз юлга ускэн талларны топлэделэр, агачларны кистелэр. Инеш буе горлэп торды бу конне. Омэне оештыручы Розалия Насифуллина, алтын куллы авылдашларыбызга рэхмэт эйтте. Эш кулэме зур булганлыктан бер генэ кондэ мондый хезмэтне тэмамлап булмый. Эгэр вакытыгыз, телэгегез булса, 25 августта (четверг) ямьле инеш буенда котеп калабыз Сезне, хормэтле авылдашлар!))) Алдан ук зур РЭХМЭТ!
Г. Гумерова