“Якты дөньяга ямь биреп яшик”
5 ноябрь көнне Бәзәкә мәдәният йортында яңа клуб сезоны ачылу уңаеннан “Якты дөньяга ямь биреп яшик” дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. Алып баручылар Юлия Шәймөхәмәтова һәм Гүзәлия Гомәрова тамашачыны авыл буенча “сәяхәткә” дәштеләр. Бәзәкә авылында халыкның яшәеше өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, шифаханә, почта, китапханэ, сәүдә нокталары эшли. Тубәтәйле абыйлар, ак яулыклы апалар мәчеткә йөриләр. “Кама” колхозы оешмасы узенен алдынгы терлекчеләре, механизаторлары белән данлыклы. Халык тату, бер берсенә ярдәмләшеп яшиләр, барысы да диярлек җыр моңга гашыйк. Тамаша залынын халык белән тулы булуы –моның ачык дәлиле. Узешчән сәнгать артистларыбыз бик теләп, авылдашларга, читтә яшәп тә концертка дип кайткан бәзәкәлеләргә, килгән кунакларга музыкаль сәламнәрен тапшырдылар.
Авылыбыз тарихында күңелле вакыйгалар еш була. Узган ел Бәзәкә авылы сайты ачылу презентациясе нәкъ яна клуб сезоны ачылу концертында булып узган иде. Быел без аның бер еллыгын билгеләп үттек. “Бер ел эчендә авылдашларыбызның ярдәме белән сайт тарихи, истэлекле, кызыклы мәгълүматьләр белән баетылды. Сайт белән кызыксынучылар көннән көн арта. Балаларыбыз, оныкларыбыз, авылыбыз тарихын, аның куркәм кешеләрен,күренекле шәхесләрен белеп уссәләр бик яхшы булыр иде”-дип ассызыклады үзенең чыгышында Рәшит абый Калимуллин. Авылыбыз тормышына: үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә битараф булмаган , тарихи мәгълүматьләрне җыеп, туплап,сайт ка урнаштырып барган авылдашларга рәхмәт белдерде. Бэзэкэавылы сайтының төп модераторы Лилия Рәшит кызы Мунирова авыл җирлегенең мактау грамотасы, “За заслуги” знагы белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!
Котлауның алдагысы Розалия Зиннуровна хормәтенә яңгырады. ООО “РИТЭК” оештырган конкурста Менделеев районыннан 42 проект катнашты. Шуларның нибары 4 се, конкурс шартларын узды. Розалия Зиннуровна төзегән “Чишмәләрне саклыйк” проекты абсолют җиңүче проект исеменә лаек булып, 300 000 сумга сертификат белән буләкләнде. Бу барлык бәзәкәлеләр өчен дә бик сөенечле вакыйга. Котлыйбыз! (Бу акча Бэзэкэ авылы чишмәләрен төзекләндеругә тотылачак)
Бэйрэм концертыбыз бик кунелле узды, чөнки бәйрәм шатлыкларын безнең белән уртаклашырга авылыбыз өлкәннәре, тыл һәм хезмәт ветераннары да килгән иде. Алар хөрмәтенә яңгыраган музыкаль сәламнәрне тамашачы җылы алкышларга төрде.
Менделеев районы мэдэният идарэсе башлыгы Екатерина Владимировна концертта катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерде. Бәзәкә авылының талантларга никадәр бай икәненә тагын бер кат инандым диде ул, зур уңышлар, мәдәният тормышының гөрләп торуын теләде. Без узебез дә районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтлебез, безгә яңа музыкаль аппаратура бүләк иттеләр. Алла бирсә киләчәктә дә тыныч күңел, күтәренке кэеф белән халыкка хезмәт итәргә, якты дөньяга ямь биреп яшәргә язсын!
Концертта катнашкан авылдашларыбызның һәркайсының исемен атап рәхмәт белдерэбез:
Барыгызга да бик зур рәхмәт! Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, йөргэн юлларыгызда бәхет – шатлык юлдаш булсын!
Киләчәктә дә бергәләп матур концерт, кичәләр оештырып, күңелле итеп яшик туган авылыбызда! (Г. Гумерова)