• Новости

    С Юбилеем!!!

    23 ноябрь көнне хөрмәтле авылдашыбыз Мөхетдинова Рәмзия ханымның гөмер бәйрәме – туган көне булып үтте. Аның зур 70 яшьлек юбилее.
    Рәмзия ханым, сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз, кадерлебез!

     

    Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары беләнчагыштыралар.
    Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрнеуздырып иллене тутырып
    йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек
    сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул
    салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер
    чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан,
    олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле,
    үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән
    80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар.
    Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!
    70 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

    Иң изге теләкләр белән сайт администрациясе  24.11.2016

     

    поздравление









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться