Мәдәният йортында “Ягез әле, әниләр!” бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә авылның иң кыю, иң җитез, иң батыр, көчле рухлы әниләре көч сынашты. Әниләр көнен ноябрь ахырында бәйрәм итәләр. Әнкәйләребез – изге затлар! Алар һәрдаим безнең ихтирамыбызны, мәхәббәтебезне тоеп яшәргә тиеш. Менә шул максат белән, без авылдашларыбызны тагын бер кат бәйрәмгә дәшеп, әниләребезгә дан җырладык.