• Новости

    АВЫЛДАШ ХАТЫН-КЫЗЛАРГА

    Бәзәкә хатын-кызларын – олысын-кечесен 8-март көне белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм уңышлар телим. Бигрәк тә бергәләп презентация уздырган хатын-кызларны тәбрик итәсем килә. Һәр кич диярлек бөтен эшләрен ташлап, клубка җыелып, бөтен дөньяларын онытып, репетиция ясаганнарын әле дә исләренә төшерәләрдер дип уйлыйм. Мин кызымның гаиләсе белән, балаларны бакчадан алып, берничә тапкыр шул репетицияләргә Алабугадан килеп җитә идек. Анда алган энергия, көч, шатлык җанга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә иде. Яшьлегемә кайткандай була идем.

    Презентациягә сценарий яза башлаганда ул кичәнең шундый матур булып чыгачагын күз алдыма да китерә алмадым. Берүзем бернәрсә дә эшли алмас идем. Штаб Шәргыя апаларның өендә булды. Гөлшат Хузяхметова белән телефоннан сөйләшеп, аларның өендә очрашырга булдык. Ул инде Гүзәлия белән сөйләшеп куйган иде. Эш шуннан бвшланып китте. Гүзәлия үз активын җыйды. Гөлшатка иң авыр эшне башкарырга туры килде. Ул катнашырга тиешле башка кешеләрне җыя башлады. Менә шунда инде кемнең кем икәне ачыкланды. Туган авылы өчен тырышып йөргәннәр дә, әллә кайчангы үпкәләрен оныта алмыйча катнашудан баш тартучылар да ачыкланды. Мине иң шаккаттырганы - мәктәп белән балалар бакчасыннан ник бер кеше катнашсын! Элек-электән алар бит мәдәният учаклары булып торды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр, үзләре башлап йөреп, елга берничә тапкыр концертлар, спектакльләр куялар иде.

    Бернигә дә карамыйча, авылны шау-гөр китереп, кичә уздырдык бит әле. Минем кызым экранда барган слайд шоуны ясады – ул музыкасы һәм фотолары белән сәхнәдә барган күренешләргә ямь биреп, өстәмә вакыйгаларга ачыклык кертте. Оныгым Самирга прививка ясаганнар иде, температурасы 38,5, аягын көчкә сөйрәп йөри, инде шигырен укый алмас дигән идек, көчкә-көчкә булса да сөйләп чыкты. Гөлшат баянчы Нургали белән Сәетнурны ераклардан чакырып кайтартты. Аларга бик зур рәхмәт. Ә Илгиз баштан ук диярлек репетицигә йөрде. Өч гармунчы бәйрәмгә матур ямь өстәде. Гөлшат белән Гүзәлия: “Әнисә апа, яшьләр әз инде, күбесенчә олылвр йөри,”- диделәр. Ә мин аңа шатландым гына, чөнки алар авылның йөзе. Кайтсам, анда минем укучылар утыра. Мин әйтәм: “Болар олы булса, мин бөтенләй карт булам инде,”- дим. Рәмзия анда бөтенесен дер селкетә, ялгышып кына кара! Ә егетләре – бииләр дә, җырлыйлар да. Кичә узгач, алар: “Хәзер күңелсез булыр инде,”- дип калдылар.

    Клуб шыгырым тулы иде. Бер буш урын да булмады. Алабугага кайткач, белми калдык, бәйрәмне күрми калдык, дип шалтыратучылар да күп булды. Казаннан килгәннәр: “Сәгать җиделәрдә кайтып китәрбез дигән идек, кичәнең авыл бәйрәменә әйләнеп, үзебез дә шуның эчендә булуыбызны кичә бкткәч кенә сиздек, вакытның шулай тиз узуына исебез китте,”- диделәр. Бәйрәмне шулай матур узуына үзләренең вакытын, көчен куйган артистларыбызга, аны оештыручыларга, алып баручыларга иң зур рәхмәтләрне әйтәм, киләчәктә дә шундый матур очрашулар, күңелле бәйрәмнәр булып торсын иде дип телим. Ә безнең бөтен эшебезне тикшереп, безгә булышып, ярдәм итеп торган хөрмәтле Шәргыя апабызны хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, сәламәтлек һәм тыныч тормыш телим, һәрвакыт шулай шат, энергияле, гел ярдәм итәргә әзер кеше булып калуыгызны телим. Ә Гөлшатка шушыларны тормышка ашыру өчен Шәргыя апага булышу эшендә көч һәм сәламәтлек телим.

    Яратып һәм хөрмәт итеп зур рәхмәтләр белән Әнисә Махмутова. 7 март 2017 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться