• Новости

    День Победы

    Бөек Җиңүнең 72 еллык тантанасы, Бәзәкә авылы 2017 ел

    Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәзәкәлеләр 8 май көнне обелиск янында бәйрәм иттеләр. Тантаналы митингта Менделеев районы башлыгы урынбасары Альберт Гәбделхәй улы Саттаров та катнашты. Бу олуг бәйрәм шатлыгын уртаклашырга сугыш ветераны Эһлиев Зайнак абыйның килүе безнең өчен зур сөенеч булды, чөнки районыбыз буенча ветераннар саны елдан ел кими, ә куп авылларда кызганычка каршы алар юк та.

    Җылы котлау сүзләрен Бәзәкә җирлеге башлыгы Р.Н. Мухаметзянов һәм “Кама”колхозы “оешмасы директоры А.И. Галимов  юлладылар. Без мәдәният йорты иҗат коллективы үзебезнең бәйрәм чыгышыбыз белән сугыш һәм тыл ветераннарыбызга; тылда фидәкарь  хезмәт күрсәткән хатын кызларыбызга;  балачакларын сугыш урлаган сугыш чоры балаларына; “эти” сүзен әйтергә тилмереп ятим үскән авылдашларыбызга үзебезнең хөрмәтебезне җиткерегә тырыштык.  Без аларның сабырлыгына, тырышлыгына сокланабыз; көчле рухлы, нык булулары белән горурланабыз, алар алдында баш иябез.

    Бәйрәм концертында чыгыш ясаган авылдашларыбызга Илшат Шакиров, Юлия Шаймухаметова, мәдәният йортында җыр-бию тугәрәкләренә йөреп остәмә белем алучы малай- кызларыбыз: Азалия Нуретдинова,Рафаэль Гимазов, Рания Рдаева, Алмаз Закиров,Регина Хузяхранова, Ангелина Мустафина, Динара Бәхтегәрәева, Резидә Мусина, Марат Гимадиев,  Рома Равилов, Алия белән Зилә Гыйлметдиноваларга, Адель беләнДанил Ростовларга; аларның әти-әниләренә зур рәхмәт сузләрен җиткерәсебез килә. Алар башкаруында “Кошларым”, “Әтием юкәләре”, “Ветераннар маршы”, “Җиңү көне” җырларын бәйрәм кунаклары көчле алкышларга күмде. “Катюша”, “Беркем дә онытылмады..”, “День Победы” бию композицияләре  бу бәйрәмнең ни дәрәҗәдә зур  булуын, купме кайгы – хәсрәт аша бирелүен тагын бер кат искәртте.

    Рәхмәтебезнен зурысын авылдашларыбыз Әнисә апа Махмутовага, кызы Светланага, анын гаиләсенә юллыйбыз. Алар  бер көн, ике төн эчендә безгә яп-яңа гимнастеркалар, пилоткалар  тегеп бирделәр!  Бу яхшылыгыгыз сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын берүк!!!

    Сүз ахырында шуны әйтәсе  килә:

    Күкләребез мәңге аяз булсын,

    “Уф” дип алмыйк әле сулышны

    Көннәребез тыныч үтсен берүк,

    Беркайчан да күрмик сугышны…..

    Г.Гумерова

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться