• Новости

    Фан чишмэсендэ омэ.

     13 август көнне Фан чишмәсе янында өмә оештырылды. Белүебезчә, авылдашыбыз Гайнетдинов Минегали Гыйләҗетдин улы җитәкчелегендә  Фан чишмәсен төзекләндерү эшләре алып барыла . Ярдәмгә  Бәзәкә һәм Татар Тәкәше авылының яше-карты җыелды. Һәркем кулыннан килгән кадәр ярдәм итергә тырышты. Кемдер  чишмә буен тигезләде, кайсылары чишмә нигезенә таш ташыдылар. Көне буе эш гөрләп торды.

          Фан чишмәсен халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.  Фан чишмәсе  сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озатканнар. Гасырлардан килгән бу мирасны безгә сакларга кирәк.

     

    Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен

    Челтерәүләреңнең аһәңе.

    Яшь буын да белсен тәмен суның,

    һәрбер кеше белсен бәһәңне!

    Сакласыннар күз карасы кебек,

    Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

    Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне !

    Белик, дуслар, чишмә кадерен!

    Хөрмәтле якташларыбыз! 19 август 10.00 сәгатьтә барыгызны да Фан чишмәсен ачу тантанасына көтеп калабыз!









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться