Минем әтием Мухаметдинов Минәхмәт Бәзәкә авылында 1924 елны Сираев Мөхәмәтдин (1900-1983) белән Маһинур (Минаҗтин кызы) гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Һәр авыл баласы кебек ул да кечкенәдән туганнары белән әти-әнисенә йорт арасындагы эшләрдә булышып, мал-туар карарга, иген үстерергә өйрәнеп үсә. 7 класс белемне Бәзәкә урта мәктәбендә ала, аннары Бондюгтагы ФЗӨ дә электромонтёрлыкка укый. Тиздән ул чордагы һәр кешенеке кебек минем әтиемнең дә тормышы икегә бүленә: сугышка кадәр һәм сугыштан соң.