• Новости

    Поздравление Гулии Хисамутдиновой

    Кадерле Бәзәкә авылы халкы һәм бәйрәм кунаклары!

    Сезне ихлас күңелдән  Бәзәкә авылына нигез салынуның 500 еллык юбилее белән  котлыйм. Бәзәкә белән безне иң элек мәктәп бәйли. Ничә дистә еллар Бәзәкә күрше- тирә авыллардан килеп урта мәктәптә белем өстәгән  балаларга туган йортын алыштырды. Ике генә ел укысак та, без авылны, мәктәпне, укытучыларыбызны яратып өлгердек. Без монда күпме дуслар таптык. Мин үзем Турай авылы кызы. 5 балалы Мухаметгареевлар гаиләсендәге 3-есе Бәзәкә урта мәктәбен тәмамлады. Без гомер буе тирән белем генә түгел, күңел җылысын да биргән, армый- талмый безнең өчен хезмәт куйган укытучыларыбызга рәхмәт хисен саклыйбыз. Мәңгелек йортка күчкәннәрнең урыннары җәннәтнең түреннән булсын, безнең рәхмәтебез аларга дога булып ирешсен. Исәннәренә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кадер-хөрмәттә яшәүләрен телибез. Авылыбыз яшәсен, яшәрсен, күкрәп чәчәк атсын,күп балалар тусын! Мәктәп яшәсен! Мәктәп булса, авыл да яши.

    Форсаттан файдаланып, 1976 елда Бәзәкә урта мәктәбен тәмамлаган сабакташларыма сәламемне юллыйм. Мин шундый дусларым булганга бәхетле, алар белән горурланып яшим. Һәммәсенә исәнлек-саулык телим, бәхет- шатлыкка төренеп яшәсеннәр. Мин сезне бик яратам. Сезнең белән очрашулар өмет итеп яшим.

    Ихтирам белән Гөлия Хисаметдинова (Мөхәмәтгәрәева). Август 2017 ел.

    подробнее

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться