• Новости

    Тоннек мажаралары. (из архива сайта)

    Төннек  маҗаралары.                                                                                           (көлке хәлләр)

            Берничә сүз белән аңлатып китим әле “төннек” сүзен, чөнки ул сүз хәзерге яшьләргә  аңлашылмаслык. Төннек - ул кара мунчаларда  (урысчалатып әйткәндә - “баня по чёрному”) була торган урын; элеккеге заманда (егерменче гасыр азагына кадәр)  авылдагы мунчаларны кара мунча итеп төзегәннәр, ягъни ул мунчаларда, хәзерге замандагы кебек тимер торбалы   кирпеч мичләр булмаган, ә гади генә морҗа, мич авызы ачык, өстендә чуер ташлы урыны ачык, аның аркылы  мичтә янган утыннан ялкынны төтен чыгып мунча эченә тарала, ә инде төтен мунча эченнән чыгып китсен өчен мунча стенасында - бураның  өске өлешендә тишек -  төннек тишеге калдырылган. Төннек,  мичтә утын янып беткәч, мунчаны томалаганда  (мунча кирәгенчә кызып әзер булганда), зур чүпрәк кисәге белән капланып - тыгылып  куелган; әлбәттә андый чүпрәк төтеннән һәм корымнан кап-кара төскә керә торган булган, шуңа күрә ул заманннарда пычрак кием яки керләнгән япма кебек тукымалар күз алдына ташланса, төннек чүпрәгенә  әйләнгән дип әйтә торган булганнар.  

            Мунча төннеге күп кенә кызык хатирәләргә бай урын булган. Шуларның берничәсен язып китим әле.

            Элек мунчалар авылда күп булмаган, мунчаны көч хәлле,  ягъни, урта хәлле, мул тормышлы кешеләр генә төзи алган. Шуңа күрә мунчасы бар кешеләр, үзләренең гаиләсе юынып чыккач, мунчалары булмаган күршеләрен мунча керергә чакыралар иде. Кайбер вакытларда әбиләр җыелышып бергә мунчада юыналар иде, ул да җитмәсә, яшь балаларны да юындырып чыгаралар. Билгеле, яшь балаларның күбесе мунчада кызу булганлыктан еш кына елыйлар, ә әбиләр аларны тынычландырырга тырышып әллә нинди ысуллар уйлап чыгаралар иде. Шуларның берсесе - ул төннек тишеге. Авылдашларның сөйләве буенча, югары очтагы Камилә әби бер дә ирекмичә, мунчадан тышка чыгып, төннек чүпрәген тартып чыгарып, төннек тишегенә авызын юнәлтеп үгез булып мөгри торган булган. Ә инде мунчадагы әбиләр балаларга: әнә, ишетәсезме, мунча артында үгез йөри, әгәр дә елыйсыз икән, ул сезнең янга керәчәк - дип әйтә торган булганнар. Мин дә үземне хәтерлим: әни мине себерке белән чаба башласа, яки чәчне эремчек суы белән юганда күзне әчеттерә башласа, мин еларга керешә идем; әни шундый вакытларда шул төннек тишеген күрсәтер  иде дә, әйтер иде: әгәр дә елаудан туктамасаң, төннектән җен-пәри керер. Шуңа минем караш, мунчага керү белән, еш кына шул төннек тишегенә юнәлә иде. 

             Төннек тишегенә килеп кычкырып, уйнап куркытып йөрү очраклары ул вакытларда еш күренеш булган. Шуңадыр инде, мәрхүм Гыйлаҗетдин абзыйга “төннек” кушаматы биргәннәр безнең авылда.   

              Төннек тишеге авыл яшь үсмер егетләре өчен дә бик тә кызыклы урыннарның берсе иде. Чөнки ул заманнарда хәзерге кебек телевизорлар булмады, ә инде җидмешенче еллар азагына телевизорда бер генә программа күрсәтелә иде, авыл клубында кино атнага бер яки ике мәртәбә генә була; кыш көне кая барсыннар, әлбәттә урамда йөрергә генә кала. Ә мунчалар гел яшелчә бакчасында тыкрык ягына юнәлтеп салынган иде. Бакчаларның ул вакытларда коймалары читән койма - тал агачының төз ботакларыннан үрелә иде; читән койма биек түгел - кешенең бил тирәсендә була. Шуңа күрә ул читән койма аркылы сикереп керү бер дә авыр түгел иде. Мунчаның тәрәзәсе шул тыкрык ягына юнәлтеп куела иде. Кыш көнендә кичке карангы вакытларда шул мунча тәрәзәсендә лампа уты күренсә, бу мунчада юыналар икәне көн кебек ачык. Ә инде әгәрдә ул мунчада яшь үсмер кызлар да юына икән, бу хәл егетләрне үзенә нык җәлеп итә, чөнки ул вакытларда киноларда шәрә яки ялангач кыяфәттә хатын-кызларны күрә алу күренешләре бик сирәк очрак була; әхлакъ темасы бик катгый куелган.

            Менә шундый бер хәлгә мин үзем дучар булдым. Кышкы көннәрнең берсендә без туганым Гөлнара белән аларның мунчасында кичке вакытта мунча керергә булдык. Шулай мунчада,  пар салып ләүкәдә кызынып утырганда, минем күзем ләүкә стенасындагы төннек тишегенә юнәлде, чөнки мин төннек чүпрәгенең кузгалганын сизенеп алдым, аннан ике юан бармак күренде. Нәрсә эшләргә, тын кысылды, күзләр “маңгайга менде”. Мин Гөлнарага тыныч кына эндәштем дә, чүмеч белән кайнар су казаныннан кайнар су бирергә куштым һәм тиз генә шул кайнар сулы чүмечнең кайнар суын шул төннек тишегенә ордым. Бармак төннек тишегендә юк булды, ә курку бетмәде. Тиз генә өскә киемнәрне кидек тә, тышка чыгып йөгереп өйгә кайтып кердек. Куркуыбыздан күзләр акайган, сүзләребезне әйтә алмыйча тупсада басып торабыз. Өйдә Гөлнараның абыйсы өстәл янында утырып тора иде, безне күргәч: нәрсә булды, кем куды сезне, әллә күзегезгә җен-пәри күрендеме? - дип бездән көлде. Без хәлне сөйләп бирдек, ул  безне тынычландырды: барыгыз, курыкмыйча юыныгыз, мин сезне каравыллап торырмын, диде. Без кире мунчага юл тоттык, курка-курка гына кердек тә, тиз-тиз генә юынырга керештек. Шул вакытта тышта мунча бурасы кырыенда сөйләшкән тавышлар ишеттек. Бердән, эчебезгә җылы керде - димәк безне каравыллыйлар, дип уйладык, ә икенчедән, кем белән сөйләшер ул, дип безгә уй килде. Юынып мунчадан өйгә кайтып кергәндә, өйдә Гөлнараның абыйсы юк иде. Берникадәр вакыттан соң ул кайтып керде һәм без аннан сорадык - кем белән сөйләштең син?- дидек. Ул сөйләп бирде: шулай салкыннан сакланып мунча почмагында бура кырыена сыенып басып тора идем, берәү читәннән сикереп кенә бакчага керде дә, партизаннар кебек сак кына кар өстеннән мунчага таба килә башлады; ә миңа бу күренеш бик кызык булып китте, мин түзмәдем, әйдә, кил-кил, дип эндәштем.Ул кеше кире тиз генә борылып, читәннән сикереп, чыгып  чапты тыкрыкка, мин аның артыннан чабарга булдым, ләкин ул әйбәт йөгерә торган булып чыкты, шул арада караңгы урамда күздән югалды.

            Әлбәттә, без капчыкта ятмый, диләр, андый хәлләр барыбер соңнан ачыклана. Безгә дә соңарак ишеттерделәр безне төннек тишеге белән куркытып йөрүчеләр турында, алар үзебезнең оч егетләре булып чыктылар. Әмма, без дә, ул егетләр дә, бер-беребезгә сер бирмичә, белмәмешкә салышып, бер вакытта да ул хәлне сүзгә алмадык, үпкәләмәдек тә, чөнки ул яшьлек юләрлеге, аны һәрберебез аңлыйбыз. 

           Тагы шундый көлке хәлне үзенең башыннан кичергән үзебезнең авылдашыбыз (хәзер инде ул мәрхүм) күрше егетенә сөйләгән.                                      Шушы авылдаш егетнең күршеләренә шәһәрдән ата йортына бер апа үзенең ике яшүсмер кызлары белән күчеп кайта. Авылдаш егетебезнең әтиләре мунча яккач, шушы күрше апаны кызлары белән мунчага чакыралар. Егетебезнең башына бер уй килә - төннек тишегеннән бу яшүсмер кызларны күреп булмасмы икән?  Шундый уй белән егет үзләренең  биек яр кырыена урнашкан мунча артына килә; әкрен генә төннек чүпрәген тартып алыйм дисә, чүпрәк мунча эченә төшеп китә һәм тыныч кына мунчада юынучы хатын-кызлар, бу хәлне күреп, куркып чырр иттереп кычкырып җибәрәләр. Уйланган уйның тормышка ашмавын һәм эшнең яхшыга бармавын аңлап, егет, тиз генә ярдан шуып инешкә таба төшеп, аннан яр арасыннан менеп урамга таба юл тота. Урамнан ниндидер көйне сызгырып кайтып капкалары төбенә юнәлә. Әмма капканы  ачып җибәрүе була, егетнең колак төбенә әтисенең йодрыгы төшә. Шушы хәлләрдән соң авылдаш егетебезнең төннек тишеге карау уйлары - теләкләре бөтенләй дә сүнгән.

              Минем бу язманы укыганнан соң авылдашларым үзләре кичергән һәм күргән шундый хәлләрен искә төшерерләр, елмаерлар, күңелләре күтәрелер дип өметләнеп калам.

            

                                                              Гүзәл Габдуллина (Гыйльфанова), 2017 ел.      

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться