1925 елның 29 июлендә Бәзәкә авылында туа. Бик яшьли, 10-12 яшьтән, колхоз эшенә йөри башлый. 17 яшендә – 1943 елның январь аенда сугышка алына. Беренче сугышка Смоленск шәһәре янында керә һәм Смоленск өлкәсендә барган сугышларда катнаша. Рядовой солдат булып пехотада сугыша.
“Сугышта пехотаны “мясорубка” дип атыйлар иде. Фашистлар казылган, ныгытылган окоптан качып күзәтәләр һәм үзләренә якынлашкан һәр солдатны бәреп кенә торалар иде. Бик күп солдат кырылды. Дивизиядән 3-4 кенә солдат исән калдык”, дип искә ала ул. 1943 елның 30 августында Мулламхәмәт абый яралана- аяк сөяге чәрдәкләнә. Госпитальдә дәваланганнан соң 1944 елда авылга кайта. Гомере буе колхозда эшли.
Ф.Башарова