• Новости

    А. Махмутова белэн очрашу кичэсе

    Без килмәдек эзсез китәргә.

    Бәзәкә мәдәният йортында танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, “Бәзәкәм, туган бишегем” китабы авторы Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова  белән “Без килмәдек эзсез китәргә” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Китапханәче Ф.Башарова белән мәдәният йорты директоры Г.Гумерова кичәдә катнашучыларны 9 китап авторы А.Мәхмүтованың хезмәтләре белән презентация аша таныштырдылар, Татарстан милли китапханәсенең Зур уку залында узган “Тарихта җуелмас эзе бар: галимә Альта Мәүмүтовага 80 яшь” дигән кичәдән  Татарстанның халык язучысы М.Галиев һәм КФУ халыкара мөнәсәбәтләр, Тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты, Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы доценты Д.Мостафинаның чыгышларын тыңларга тәкъдим иттеләр.(Тапшыруның тулы версиясен “Татарстан радиосы” сайтына кереп, 16 октябрьдә булган “Татарстан дулкынында”тапшыруын тыңлый аласыз).   Аннары Альта Хазеевна Таҗимулла төзегән шәҗәрә, мәгърифәтче бертуган Бубыйлар турында һәм  катнашучыларны кызыксындырган башка сорауларга җавап бирде, китап язу вакытында архивларда очраган кызыклы документлар турында сөйләде. “Дистәләгән еллар дәвамында бөртекләп тапкан язма чыганаклар, истәлекләр һәм фоторәсемнәргә нигезләнеп язылган бу китап”ның  киләчәк буыннарга мирас итеп калдырырлык хәзинә икәнлеген әйтеп авылдашлары авторга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Сөйләшү  концерт номерлары белән аралашып барды һәм бик җылы мөнәсәбәттә үтте. 

    (ноябрь 2017 ел)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться