• Новости

    Марсель Гыймазетдинов. Син мине белмисен

           Быел 11 декабрьдә туган ягыбызның чын патриоты, моңлы сандугачы, Бәзәкә авылының “Почетлы гражданины” Марсель Гыйлфан улы Гыймазетдиновка 74 яшь тулган булыр иде. Марсель абый безгә туган авылыбызга, аның тырыш кешеләренә, матур кызларына һәм батыр егетләренә багышлаган, йөрәкләргә уелып керә торган шигырьләрен һәм җырларын калдырып, бик иртә арабыздан китеп барды. Аның якты истәлегенә багышлап, Фәния Башарова эшкәртүендә бүген сезнең ихтибарыгызга Марсель абыйның “Син мине белмисең” исемле китабын тәгъдим итәбез. Бу китап җыентык булып шагыйрь үзе вафат булгач дөнья күргән иде.

             Авылдашлар! Әйдәгез әле, авыл советы, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы җитәкчеләре, авыл активы, икенче елда район үзешчәннәрен, улларын, туганнарын, Марсель абыйның җырларын башкаручы артистларны чакырып, аның 75 ел тулу юбилеен аның исемендәге фестиваль белән билгеләп үтик!

    Син мине белмисең (подготовила к печати Ф.З.Башарова)

    Муза

     

    КАЙТЧЫ ЯНЫМА

    Берсен-берсе күзләп,

    Үскән җирне эзләп,

    Кошлар кайта туган ягына.

    Ара якын түгел.

    Сине көтә күңел,

    Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма.

     

    Кабат килде язлар,

    Мине кем соң назлар,
    Моңсуланып көткән чагында?
    Йөрәк ничек түзәр,—

    Ул бит өмет өзәр

    Син кайтмасаң, иркәм, яныма...

     

    Тагын китә казлар,

    Күпкә түгел азга —

    Җылы якта алар кышларлар.
    Ара якын түгел,

    Сиңа оча күңел —

    Бирә алмыйм сине ятларга.

     

    КИРЕ БОРМА, ТУГАН АВЫЛЫМ

    Шактый гомер үткәч,

    Илле яшем җиткәч,

    Кайттым сиңа, туган авылым.

    Тик шулай да

    Синең өчен генә

    Сабый улың булып калырмын.

     

    Күп йөрелде читтә,

    Булдың һәрчак истә —
    Сагышларга юктыр бер чара.
    Хәтфә урамнарын,

    Җырлы урманнарың
    Дәшәләр гел сабый чакларга.

     

    Күп газаплар күргәч,

    Чәчләргә чал кергәч,

    Җиңеп чыгып җилен-давылын,
    Сиңа кире кайттым,

    Басу капкаң кактым —

     Кире борма, туган авылым.

     

    САГЫШЛАРЫМ ТУГАН ЯКТА

     

    Венер Мөхәммәдиев музыкасы

    Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый,

    Шул якларга өзелеп карап кем үксеми.

    Көн дә кайтам уйларымда туган якка,

    Моңнарымны көйгә салам синең хакта.

     

    Кайтыгыз, дип пышылдыйлар

    Хәтта үләннәр,

    Туган якка барыбер кайта

    Читтә йөргәннәр.

     

    Сагыш утларында янам, туган ягым,

    Синең турда җырлар җырлыйм менә тагын.

    Йөрәк җырларымны илтсен сиңа җилләр,

    Сагындыра икән, дуслар, туган җирләр.

     

    Кайтыгыз,дип пышылдыйлар

    Хәтта үләннәр.

    Туган якка барыбер кайта

    Читтә йөргәннәр.

     

    Таралганбыз дөнья буйлап бәхет эзләп,

    Җыйналышыйк, көтә безне туган төбәк.

    Тик бәхетле була кеше туган якта —

    Аңладым мин чит җирләрдә шушы хакта.

     

    Сагышларга, сагнуларга,

    Дуслар, түзмәдем.

    Кайтып киләм, кабул итсә,

    Туган җирләрем.

     

    ТУГАН АВЫЛЫМ — БӘЗӘКӘМ

    Басуларда — башак җыры,

    Тургай моңы кырыңда.

    Зифа буйлы сылуларың

    Уйный йөрәк кылында.

    Кушымта:

    Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм,

    Языңны көтеп алам.

    Тирәк, камыш, каен моңын

     Йөрәк җылыма салам.

     

    Комбайннар, тракторлар,

     Егетләр җырлый кырда.

    Бер симфония язарсың,

     Иренми тыңлап тор да.

    Кушымта:

    Әй Бәзәкәм, Бәзэкәм,

    Языңны көтеп алам.

    Тирәк, камыш, каен моңын

    Йөрәк җылыма салам.

     

    Иген игә егет-кызың,

    “Кара алтын” таба илгә.

     Шатланам, Бәзәкәм, мин бит

    Синдә дөньяга килгән,

    К у ш ымта;

    Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм,

    Языңны көтеп алам.

    Тирәк, камыш, каен моңын

     Йөрәк җылыма салам.

     

    СИН МИНЕ БЕЛМИСЕҢ.

    Син мине сыгылды, дисеңдер?

     Йөридер, дисеңдер, җан атып.

     Син мине белмисең,

    Килдем мин

    Бу җиргә сөелеп, яратып...

    Сөйдем дә, сөелә белдем мин,

     Ниләр бар — барсы да күңелдә,

    Моңнарның төссезе йөрәктә,

     Яктысы дөньяга түгелгән...

    Баш имим борчуга, ышаныч

     Ак нурлар иңдерә көемә.

    Сөенәм дөньяга килгәнгә,

    Дөньяда яшәүгә сөенәм...

    Син мине сыгылды, дисеңдер,

    Яшидер, дисеңдер, җан атып.

     Син мине белмисең,

    Килдем мин,

    Бу җиргә сөелеп, яратып...

     

    ЮКСЫНАМ, ДИСЕҢ СИН

    Нигә сон юксынам, дисең син?

     Әйләнеп кайт әле бу якка.

     Гомерең уза бит,

    Чем-кара

    Чәчләрен буялган ап-акка.

     

    Юксынып узгандыр көннәрең,

    Сагына утырткан каеның.

    Туган йорт нигезен күрмичә

    Торганның күңеле кайгылы.

     

    Күзләрең ямансу, боеклар.

    Алар да авылны сагына.

    Әйләнеп кайт әле бу якка.

     Кайгырма, моңайма, юксынма.

     

    Саф чишмә сулары, һавасы,

    Тугае, болыны, урманы

     Кочаклап алырлар үзеңне —

     Шулардан кадерле җир бармы?

     

    Юксынам, дисен син,

    Гомернең

    Саныйсы көннәре күп әле.

    Туган як туфрагын сагынып,

    Әйләнеп авылга кайт та син,

    Шифалы җилләрен үп әле.

    Ә яшәү нинди шәп — күр әле!..

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться