• Новости

    Адия Ибраева (из архива сайта)

    БАЛАЛАРНЫҢ ЯКЫН ДУСТЫ ӘДИЯ СӘЛИМОВНА ИБРАЕВА ТУРЫНДА

    Педагогия фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты доценты Сәләхетдин Таҗиев

    Әдия апа барлык авыл балаларының кайсылары өчен әни, кайсысы өчен апа булды, укытучылар белән дус эшләде, авылдашларның ихтирамын сизеп яшәде. Институтта укыта башлагач, Республика пионер оешмасы советында эшләгәндә мин аның чын пионер вожатые булганын аңладым. Кызганыч, хәзер андыйлар юк дәрәжәсендә…Соңгы вакытларда пионер оешмасы эшчәнлегенә формаль нәрсәләр кертә башлагач та ул пионер романтикасын югалтмады, балалар белән матур-матур кичәләр, туган як буйлап туристик походлар, пионер учаклары уткәрде. Ул яңа ел балмаскарады, төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәргәндә безнең өйгә кайтасы да килми иде. Хәтта әти-әниләр мәктәптән килеп алып китәләр иде). Пионер-геройлар турында Әдия апа сөйләгәндә авыз ачып тыңлый идек, шул балаларга охшыйсы килә башлый иде…

    Аның белән бозаулар янына шефлык күрсәтергә барып йөрүләр истә. Тимур командалары чынлап та Аркадий Гайдар китабында язганча эшли иде. Металлолом, макулатура, кош тизәге жыю операцияләре уңышлы утәр иде. Ә район үзешчән сәнгать смотрында безнең мәктәп гел беренче урынны алып килүдә, әлбәттә, Әдия апаның роле зур булды. Татарстанда гомер буе пионер вожатые булып эшлэп пенсиягә киткән ике кеше генә бар, шуларның берсе безнең Әдия апа! Мин аның пионеры булганыма бик шат һәм горурланам. Пионер оешмасы таркалса да, без Әдия апаның балалары, анын эшен дәвам итәбез. Рәмзия Грәевна Мөхетдинова (Гыймазетдинова) Әдия апаның эшен дәвам итүчеләрнең берсе. Ул эшләгәндә пионер дружинасы һәм мәктәп горлэп торды. Ул шулай ук авылыбыз горурлыгы! Үзем 45 ел пионер лагерларында өлкән вожатый булдым. Ык Тамагында, аннан соң тау башында иске мәктәп бинасында Әдия апа белән «Кама» колхозынының пионер лагерында директор, өлкән педагог булып эшләдем. Авылга кайткач авылдашлар яныма килеп шул лагерь хәтирәләрен сөйлиләр. Ел саен 500 дән артык вожатый әзерләп республика лагерларына эшкә җибәрдек. Минем студентларым берничә ел Бөтенсоюз пионер лагеры «Артекта», Бөтенроссия лагеры «Орленок»та эшләп кайттылар. Хәзерге вакытта Алабугада Вожатыйларның республика мәктәбе белән җитәкчелек итәм. Балалар оешмалары һәм ял лагерлары эше теориясе һәм методикасы буенча махсус курсларым, чыгарган китапларым бар. 90ынчы елларда Алабугада эксперименталь «Сәфәр» балалар оешмасы оештырып яңа эш формалары, ысуллары әзләгәндә Әдия апа образы, аның киңәшләре гел күз алдында торды. Барлык эшләгән эшләрем - Әдия апаның да хезмәт җимешләре дип уйлыйм. Үземнең Әдия апа турында кыска гына булса да хәтирәләремне 1973 елда студент чагымда «Вожатый» (Мәскәү) журналында чыккан мәкаләм белән тәмамлыйсым килә:

    Слово о друге.

    Больше четверти века работает вожатой в Бизякинской средней школе Елабужского района Адия Салимовна Ибраева. И все эти годы ее судьба крепкими нитями связана с пионерской организацией села, где она родилась, училась и работает. Пионеры ее дружины - активные, боевые, до всего им есть дело. То бегут они на ферму, то делают радиовыпуск колхозной газеты, то с концертами уезжают в дальние села... И вожатая Адия Салимовна - душа каждого пионерского дела. Помогают ей в работе агрономы, зоотехники, комсомольцы колхоза. На каждую просьбу откликаются горячо, заинтересованно, потому что они тоже были когда-то ее пионерами. Так что и поныне они выполняют пионерские поручения своей вожатой. О ее семье можно сказать много добрых слов. Муж - передовой нефтяник, старший сын - мастер на комбинате, младший учится в техникуме, станет химиком. Дочь Мансура - семиклассница, она мечтает быть пионерским работником. А самая маленькая Гузалия еще в детском саду. Четверо своих детей и сотни пионеров в дружине. И каждому она дарит частичку своего сердца. Иначе Адия Салимовна не умеет. Многие ее воспитанники работают пионервожатыми, учителями, директорами школ, методистами в домах пионеров. В село Бизяки часто приходят письма. В них рассказы об успехах и просьбы помочь, подсказать. Бизякинская пионерская дружина считается одной из лучших в Татарской АССР. К 50-летию пионерской организации она получила звание правофланговой, Адия Салимовна недавно награждена значком «Отличник народного просвещения». Я коротко рассказал о своем первом друге, замечательном друге - вожатой. Это она помогла мне выбрать профессию. Благородную профессию педагога.

    Декабрь 2017 ел

    Сәләхетдин Таҗиев истәлекләре.

    подробнее

    личности









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться