• Новости

    Хэят – тормыш ул.

    Бәзәкә авылы китапханәсендә 2017 ел башында хатын-кызлар өчен түгәрәк эшли башлады.  Түгәрәкнең максаты итеп хатын-кызларның  кызыксынуларын, мавыгуларын, яраткан шөгыльләрен ачыклау, буш вакытларын файдалы үткәрүне оештыру, гомумән , хатын-кыз тормышта яратып башкара торган эшләр белән шөгыльләнү куелды.  Шуңа күрә исемен дә “Хәят” дип билгеләдек. Хәят – фарсы сүзе, тормыш дигәнне аңлата.

    Түгәрәк ел буе уңышлы гына эшләп килде. Түгәрәк утырышында катнашучылар саны төрлечә булса да еш очраштык, күп кенә эшләргә өйрәндек, яңалыклар ачтык. Иң актив хатын-кызлар Фәймә Галимова, Тәнзилә Сибгатуллина,  Әкълимә Закирова, Мәсгүдә Плотникова булдылар. Фәймә Галимова авылыбызның кул эшләре остасы икән. Аның кулларында энә уйнап кына тора. Ул безгә матур бизәкләр төшереп бәйләргә өйрәтте, төрле калдык материаллардан декоратив эшләнмәләр ясап күрсәтте. Моннан тыш Фәймә ханым китапханәнең актив укучысы да. Яз көне аны  түгәрәк юбилее белән котлап китапханәдә “Гомернең асылын аңлагыз” дигән бенефис кичәсе дә  үткәрдек.

    Мәсгүдә апа Плотникова бакча эшләрен бик яратып башкара, ул безнең белән рассадаларны яңача утырту ысулы белән уртаклашты. Ә менә Тәнзилә Сибгатуллина чын аш-су остасы.  Һәр түгәрәккә тәмле-тәмле ризыклар пешереп алып килде, әзерләү серләре белән уртаклашты. Тиктормас Әкълимә апа белән мин алардан күп эшләргә өйрәндек, оныкларыбызга бизәкле оекбашлар, бияләйләр бәйләдек, гаиләбезне яңа тәмле ашлар пешереп сыйладык.

    Китапханә эше буларак, рухый якны да онытмадык, төрле әдәби, музыкаль кичәләр үткәрдек, күңелебезне китап акылы белән баеттык.  

     Ә хәзер 15 декабрь – Чәй көненә багышланган чара турында тирәнрәк язып китәм. Бу чарада мин  түгәрәккә йөрүчеләрне чәй тарихы, чәй төрләре,  чәй әзерләү, төрле халыкларның чәй пешерү ысуллары, чәйнең организмга тәэсире, файдалы яклары һәм чәй турындагы уйдырмалар белән таныштырдым.  Тарихка күз салып, әле чәй безнең илдә кулланылмаган  вакытларда безнең ерак әби-бабаларыбыз төрле үлән сулары файдаланулары турында да сөйләп  үттем. Чөнки бу үләннәрне без бүгенге көннәрдә дә файдасын белеп кулланабыз.Аш-су остасы   Тәнзилә Сибгатуллина ашау-эчү предметлары турында табышмаклар әйтте, кайбер ризыкларны әзерләү серләре белән уртаклашты. Ниһаять, уртак көч белән әзерләнгән мул чәй табыны артына утырыр вакыт та  җитте. Татар кызы, мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Гумерова Салаватның “Кайнар чәй” җыры астында  бөтен шартын китереп чәй пешереп һәрберебезгә чәй ясады.

    Парларын бөркеп утырган самовар каршында җылы әңгәмә куерды. Апаларыбыз әти-әниләре белән бәйләп балачакларын искә алдылар, дөнья хәлләре, авыл яңалыклары турында фикер алыштылар. Тукай болыннарыннан җыеп киптерелгән мәтрүшкәле хуш исле һинд чәен Кызлар чокырыннан җыеп әзерләнгән җир җиләге кайнатмасы, юкә балы белән эчкәндә һәркем Раббыбызга шөкер итте.

    Хөрмәтле авылдашлар, түгәрәк эшен һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә 14.00 сәгатьтә үткәрә һәм киләчәк 2018 елда да дәвам итәргә планлаштыра. Теләге булганнар килегез, көтәбез!

                               Китапханәче Фәния Башарова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться