• Новости

    Гульсария Галиева шигырьлэре

    Әни, мин кайттым

    Әни, синең янга кайттым:

    “Ярар, кызым, бик әйбәт балам”.

    Шушы җылы сүзне ишетер өчен,

    Әни, синең янга кайтып барам.

     

    Үзем ашыгам, янам, көям,

    Кайт тизрәк, әниең китә, диләр.

    Йөрәккәем оча, дөп-дөп тибә,

    Нидер булыр кебек, күңел сизә.

     

    Җитешмәдем, юлым озын иде бик,

    Күрә алмадың соңгы тапкыр кызыңны син.

    Авыр сулап бер алдың да, тынып калдың,

    Мәңгелеккә бакыйлыкка китеп бардың...

     

    Тагын кайттым, бүген сиңа менә,

    Туган бусагамнан атлап керәм.

    Кабер тынлыклары ич биредә,

    Син булмагач, әни, шыксыз өйдә.

     

    Бар да үз урынында, үз тәртибе,

    Шул ук бүлмә, шул ук түшәк.

    Тик түшәк буш, ялгыз, салкын үзе,

    Теле булса, әйтер иде назлы сүзне.

     

    Хыялларга чумам, башта төрле уйлар,

    Балачаклар истә, узган матур еллар.

    Ерак калды, кире кайтмас алар,

    Матур мизгел булып сакланырлар.

     

    Шушы изге уйларыма уралып мин,

    Кулыма Коръән алам, дога кылам.

    Әни рухы шат булсынга, әтинеке,

    Шушы нигез хуҗалары булган һәркемнеке.

     

    Догаларым ирешәдер кебек сезгә,

    Төшләремә кермисез бит берегез дә.

    Начар төшләр күрмәсен дип минем балам,

    Кабердә дә түзәсең,әни, мин сокланам.

     

    Тормыш бирдең, назлап мине үстердең син,

    Кеше иттең, югалтмадың, ташламадың.

    Урының булыр һәрчак йөрәгем түрендә.

    Тыныч йокла, әни-бәгърем, кабереңдә.

     

    подробнее

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться