8 февраль көнне Бәзәкә мәдәният йортына кунакка БУА ДӘҮЛӘТ САТИРА ТЕАТРЫ артистлары килде. Алар тамашачыга Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява!” спектаклен күрсәттеләр. Залда бәзәкәлеләр белән бергә күрше авыллардан, Менделеев шәһәреннән килгән театр сөюче кунаклар да күп иде. Буа артистлары чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Залда шат көлү кич буе яңгырап торды. Шундый рәхәт ял сәгатьләре буләк иткән Гөлзада Камартдиновага, Әнисә Сагеевага, Илфир Солтановка, Рамиль Шайхутдиновка, Раиль Садриевка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Зур унышлар, биек үрләр яулауларын телибез! Алга таба да аларның чыгышын Бәзәкә авылында көтеп калабыз!