• Новости

    Ир-егетлэрдэн жавап хаты

    «Гөлләргә тиңлибез сезне!»

    (Г.Гумерова.)

    7 март Бәзәкә авылы мәдәният йортында Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан бик матур чара булып узды. Авылның иң батыр, иң көчле рухлы ир егетләре хатын – кызларга бәйрәм бүләге матур концерт программасы әзерләделәр. Яңа җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар бер-бер артлы тамашачының кочле алкышларына күмелеп барды. 300 урынлы залда бер генә буш урын да юк иде. Сәхнәдәге егетләргә җанатарлар “Сез булдырасыз!” “Молодцы!” дигән плакатлар белән көч өстәп тордылар. Мәдәният йортында бу көнне шуның хәтле җылы, күңелгә рәхәтлек бирә торган атмосфера хөкем сөрде.

    Уйнап кына башанган эш (хатын-кызлар 23 февральгә, ир-егетләр 8 мартка концерт куя дигән суз...), зур оборотлар алып, зур тырышлык, көч таләп итеп, “5”ле билгесе белән бәяләнеп тәмамланып та куйды. Егетләребезнең борчылулары да  (“Без бик аз бит!(((( ” ) урынлы булмады, концерт менә дигән булды!!! Алар хатын- кызларга җавап хаты да язарга онытмаганнар:

    Ир-егетләрдән җавап хаты.

    Гөлләргә тиңлибез сезне!

    Дип башладык бәйрәм кичен.

    Гузэл затлар курсен әле

    Тойсын әле ирләр көчен!

    Сезнең язган хатка җавап

    Бирер көн дә килеп җитте

    Ул конвертны алганнан соң

    12 көн вакыт үтте.

    Нәкъ 12 тынгысыз көн

    Нәкъ 12 йокысыз төн

    Җавап эзләп күзләр талды

    Инде бар да артта калды.

    Бәхәсләшә бәхәсләшә

    Җавап яздык сезнең хатка

    Без дә күп эшләр майтардык

    Гүзәл затлар сезнең хакка...

    Ничә пот иннек ашыйбыз

    Дип язгансыз хатыгызга.

    Ашамагыз, безгә калсын

    Нигә алай ашыгырга.

    Биек үкчәләрдэ йөреп

    Интекмәгез безнең өчен

    Биек үргә үрмәләүләр

    Бетерә ул ирләр көчен.

    Ясалма каш -керфекләрне

    Чит ил хатыннары йөртсен.

    Сезнең тәбигый матурлык

    Үзе очсыз, үзе өстен!

     

    Кыскасы..кызлар без сезне

    Ничек бар шулай сөябез.

    Юк, юк диеп уйласак та

    Гел әйе, әйе диябез.

    Сезгә ошарга тырышып

    Без дә көч түгеп карадык

    Әле җырлап, әле биеп

    Тамашачыга ярадык.

    Әмма ләкин киләчәктә

    Концертларны бергә куыйк

    Бергә биик, бергә җырлыйк

    Һәр вакытта бердәм булыйк.

    Чын куңелдән тәбриклибез,

    Сөйкемле хатын-кызларны

    Тормыш юлын яктыртучы

    Якты янган йолдызларны.

    Иң изге матур теләкләр

    Кабул итеп алыгыз.

    Ир-атның таянычы сез

    Мәңге янда калыгыз!

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться