• Новости

    Талтиннар -Кучэгэрлэр нэселе

         Үзебезнең нәсел, әби-бабайларның кем булуын, авылдагы кемнәр белән без якын-ерак туганнар икәнен белү теләге күптән күңелдә утыра иде. Бу теләк еллар узу белән көчәя генә барды. Әти-әни, әбиләр, туганнар сөйләгәннәрне искә төшерү нәселебез чылбырын өзек-өзек кенә итеп күзалларга мөмкинлек бирә иде. 2017 елның 11 февралендә Бәзәкә мәдәният йортында тәгъдир ителгән авылдашыбыз, тарихчы галимә Альта апа Мәхмүтованың “Бәзәкәм, туган бишегем” китабын укып чыккач, күптәнге теләгемә ныклап алындым. Китапларның азагында бирелгән бик күп тарихи чыганаклардан нәселләребез чылбырын гына тугел, хәтта гаилә әгъзалары санын һәм исемнәрен, аларның күбесенең туган-үлгән елларын да ачыклый алдым.

     Мин тарихчы түгел, ялгышлыклар һәм җитешсезлекләр дә бардыр язмаларымда. Бу язмаларны мин соңга таба балаларым, оныкларым, туганнарыбыз үз нәселләрен, аларның тарихларын белсен иде дип әзерләдем. Бүген дөнья бик тиз үзгәрә, туганнар илебез эчендә генә түгел, тиз арада башка илләргә дә күченәләр. Шулай да туган як, туган тел, әти-әни нигезе, нәсел чылбыры кешеләргә бөтен гомере буенча көч бирә, сагындыра торган хәтирәләр булып кала. Безнең нәсел чылбыры да таралышкан нәселебезне, балаларны, оныкларны авылыбызга тартып тора һәм берләштерә торган көч булыр дип ышанасы килә. Алга таба инде нәсел чылбырларын саклау һәм дәвам итү алар кулында...

           Алга таба шул ук максаттан әби-бабаларым, әти-әни турында үзем белгән, туганнарым искә төшергән истәлекләрне аерым хикәяләр итеп яшь буынга калдыру турында да уйлыйм. (Р. Калимуллин)

    тулырак

    родословные

    Талтиннар - Күчәгәрләр нәселе









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться