• Новости

    Поздравляем Тазиева Рифката Мингазовича с юбилеем!

      Рифкату Мингазовичу Тазиеву- 75 лет

          1 мая 2018 года исполнилось 75 лет нашему знаменитому земляку, профессору, Заслуженному деятелю науки Республики Татарстан, Заслуженному врачу Республики Татарстан, Заслуженному врачу Российской Федерации, Почетному гражданину города Менделеевска, Почетному гражданину села Бизяки Рифкату Мингазовичу Тазиеву. Полученное родительское воспитание в семье и базовые знания в Бизякинской средней школе, целеустремленность и трудолюбие подняли Рифката Мингазовича на уровень авторитетного специалиста в своей области не только в Татарстане, но и в России. При этом он всегда был и остается добрым, щедрым и скромным человеком, готовым прийти на помощь любому человеку. Особенно тепло и трепетно Рифкат Мингазович относится к своей малой родине, своим землякам. Наверное, в селе Бизяки невозможно найти человека, который не получал бы добрый совет и помощь этого щедрого и светлого человека.

          Рифкат Мингазович! Поздравляем Вас с юбилеем и желаем долгих лет в кругу родных и близких! Пусть Ваши добрые дела вернутся к Вам сторицей! Мы Вас любим и безмерно уважаем!

             От имени всех бизякинцев- администрация сайта «Мои Бизяки»

    Уважаемый Рифкат Мингазович!

         От всего сердца желаю Вам крепкого здоровья, большого семейного счастья, бодрости на долгие годы, внимания близких и родных, мирного неба над головой! Пусть Вас окружают искренняя любовь, бескорыстные добро и забота!

    С большим уважением,

    Ваш классный руководитель в Бизякинской школе Аглиев Зайнак Аглиевич

     

    Кадерле юбиляр, хөрмәтле авылдашыбыз
    Рифкать Минһаҗетдин улы Таҗиев!

     Сезне чын күңелдән юбилеегыз – 75 яшь тулган көнегез белән котлыйбыз! Бу яшь – бик тә мактаулы , хөрмәткә лаек яшь.  Әмма иң зур хөрмәтне Сез яшәгән еллар саны белән түгел, ә кешеләр өчен эшләгән яхшылыкларыгыз, изгелекләрегез, үтә оста һөнәри эшчәнлегегез белән яуладыгыз.

    Сез үз һөнәрегездә зур нәтиҗәләргә ирешкән галим. Уңышлар, казанышлар, югары исемнәр беркайчан да кешегә үзләре генә килмиләр. Аларны тырыш хезмәт һәм зур сынаулар аша гына яулап алырга була.

    Рифкать Минһаҗевич, Сез үз хезмәтегездә гадел, вөҗданлы, әдәпле, авыруларга карата рәхимле, шәфкатьле, йомшак сүзле булдыгыз. Сезнең армас куллар, талмас күзләр меңләгән авыруларга саулык-сәламәтлек бирде, бик-бик күпләргә гомер мизгелләре бүләк итте. Сез, Гиппократ антына тугры булып, үз саулыгыгыз турында уйламыйча, үз-үзегезне аямыйча, ярты гасырдан артык халыкка хезмәт иттегез. 50 ел буе һәр көнегез, сәгатегез яшәү белән үлем арасында барган көрәшкә багышланды. Ә көрәш аяусыз булды. Ул йөрәк-җаныгызга тирән эзләр, төзәлмәс яралар салды. Әмма Сез чигенмәдегез, бирешмәдегез. Барлык авылдашлар һәм сезнең каршыгызга инәлеп, зур өметләр баглап килгән һәр кеше  исеменнән О л у г   Р ә х м ә т  С е з г ә !

     Сез – чын Табиб !

     Хөрмәтле Рифкать Минһаҗ улы! Сезне чын йөрәктән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз һәм иң кирәкле, иң тиешле, иң мөһим булган теләкләрне ирештерәбез. Ходай биргән гомерегездә  Сезгә

    - исәнлек,
    - саулык,
    - сәламәтлек,
    - сихәтлек,
    - тазалык      
    насыйп булсын!
                          Рифкать  абый !
    Гади, ягымлы, вөҗданлы –
    Болар Сезгә хас сыйфатлар.
    Нәкъ менә шундый буладыр
    Җирдә иманлы Затлар.

    Ал да гөл генә булмыйдыр,
    Башкарган һәрбер эшегез дә.
    Үртәләсез, борчыласыз, гүя
    Яртылаш үләсез үзегез дә.

    Ә бит Сез дә адәм баласы,
    Түгел Аллаһның илчесе.
    Гомерләрне бирә бер Ходай,
    Ә Сез – гомер мизгелләрен
                                         бүләк итүче

    Туар таңнар әле озак еллар
    Бәхет- сәгадәт китерсен.
    Бәрәкәтле картлык Сезне
    Саулык белән сөендерсен.
                                     Рәмзия Мөхетдинова.

     

    ЮБИЛЕЕГЫЗ  БЕЛӘН,  РИФКАТЬ  АБЫЙ!

         Сезне чын күңелдән барлык Махмутовлар исеменнән туган көнегез – юбилеегыз белән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, озын-озак яшәвегезне телим.

         Рифкать абый! Сез минем өчен мәктәптә укыган вакытлардан ук үрнәк булдыгыз. Мәктәпне яхшы билгеләргә бетереп, Казанга югары уку йортына кердегез. Исемдә, кем әйткәндер, Тазиев Рифкать абый белән Набиуллин Мансур абый мәктәпкә керәләр, дитән сүз таралды. Мин 5-сыйныфта укый идем, ахрысы. Бөтенебез җыелып, сезне каршы алдык. Горурланып, бу ике чибәр студентны сокланып караган карашларыбыз белән укытучылар бүлмәсенә озатып калдык. Алар безнең өчен, русча итеп әйтсәк, недосягаемые иделәр. Аннан соң Казандагы хезмәтен, эшендәге казанышларын сөенә-сөенә күзәтеп бардым. Телевизордан ВРАЧ ГОДА номинациясенә багышланган тапшыруны бөтен гаилә белән тын алмыйча да карадык. Рифкать абыйга ул исемне биргәч, бик горурландык.

         Рифкать абый белән без якыннан таныш түгел идек. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Былтыр, сәламәтлегем бик какшагач, инде кемгә барып киңәш сорарга дип баш ваттым. “Рифкать абый белән киңәшсәм инде,”- дип уйладым. Шунда ук ул уемнан кире кайттым – ул кем дә, мин кем. Ничек шундый кешене үзеңнең сорауларың белән борчып йөрисең инде?! Тик авыруымның көчле булуы мине аңа мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте. Менә шунда без Рифкать абый һәм аның тормыш иптәше Гөлүсә белән таныштык. Аларның ачыклыгы, гадилеге, һәрчак ярдәм итәргә торулары безне шаккатырды. Алар белән сөйләшү үзе үк сәламәтлек биргәндәй булды.

         Рифкать абый, юкка гына Сез 1-майда тумагансыз. Бу бәйрәмнең лозунгасы “МИР, МАЙ, ТРУД” бит. Ничек Сезгә туры килә ул!!! Үзегез дә тыныч һәм тынычлыкны яратасыз. Май – язның иң матур ае булган кебек, Сез дә һәр яклап матур һәм күркәм. Ә хезмәткә килсәк, Сез ансыз тора алмыйсыз, минемчә. Сезгә эшләргә, халыкка хезмәт итәргә, эштә янып яшәргә язгандыр, күрәсең. Күпме кешене терелттегез, Сезгә рәхмәтле авыруларның иге-чиге юк. Минем шуңа исем китә – шундый атаклы табиб, зур исемнәргә ия кеше ничек шулай гади, мөләем, ярдәмчел булып кала алды икән!? Ул бит бөтен кешегә дә хас түгел.                                             

           Ходай Сезгә, кешеләргә эшләгән яхшылыкларыгызны  икеләтә, йөзләтә, меңләтә арттырып, үзегезгә кайтарсын иде. МЕҢЛӘГӘН РӘХМӘТЛӘР СЕЗГӘ, ҺӘРВАКЫТ ШУНДЫЙ БУЛЫП КАЛЫГЫЗ.  Без Сезне бик ихтирам итәбез.

    Мәхмүтовлар гаиләсе

    Хөрмәтле Рифкат абый!

                                                     Җир йөзенең бөтен матурлыгын

                                                     Килә Сезгә бүләк итәсе.

                                                     Дөньядагы матур сүзләрнең дә

                                                     Иң җылысын килә әйтәсе...

    Сезне шундый матур олуг юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә кояштай озын гомер, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, көтелмәгән бәхет-шатлыклар телибез! Сәламәт булып, гел елмаеп, тынычлыкта, муллыкта, Гөлүсә апа белән бергә пар канатлы булып гомер итүегезне телибез!

    Иң изге теләкләр белән Рамиль һәм Лилия Тазиевлар, Мөдәрис һәм Люзия Җиһаншиннар

     

     

    Кадерле, Рифкат абый!

    Шундый зур һәм якты бәйрәмегез көнендә без Сезгә ихлас котауларыбызны юллыйбыз. Теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлыгыз именлектә үтсен. Сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез Сезгә.

    Күпме генә теләк теләсәк тә,
    Бик аз булыр кебек тоела.
    Нинди генә изгелекләр эшләмәдегез
    Кешеләргә гомер буена!

    Шуңа Сезне бар да яраталар,
    Дус-ишләр дә йөри кергәләп.
    Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
    Яшик әле, абый, бергәләп!

    Иң изге теләкләр белән Кашаповлар гаиләсе.

     

    котлаулар

    знаменитости

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться