• Новости

    Халык ижаты фестивале, гала концерт

    Районыбызда һәр елны уздырыла торган зур, әһәмиятле чараларнын берсе Халык иҗаты фестивале. Быел да бу конкурста барлык авыл мэдэният йортлары  иҗат коллективлары катнашты. Татар авылларынын чыгышы 2 февраль көнне Бәзәкә мәдәният йортында узды. Без тамашачы игътибарына халкыбызның җырлы-биюле “Әй аулак өй, аулак өй!” тамашасын тәкъдим иттек. Жюри эгъзалары безнең чыгышыбызны бик югары бәяләгән иде. Менә озак та көттермичә  конкурсның нәтиҗәләре дә билгеле булды. 27 апрель көнне Менделеев шәһәре Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда фетивальгә йомгак ясалып, гала концерт булып узды. Җиңүчеләрне район башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев котлады һәм аларга грамота белән акчалата бүләк тапшырды. Бәзәкә авылы мәдәният йорты узешчәннәре бу конкурста зур уңышларга ирешеп, югары дәрәҗә дипломнар белән буләкләнде. Авылыбызның мәдәниятын үстерудә зур өлеш керткән авылдашларыбызга Аллаһнын рәхмәтләре яусын!  Киләчәктә тагын да биек үрләр яуларга язсын!!!  (Г.Гумерова)

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться