• Новости

    Балаларга сугыш турында укыйбыз

    ГБУК “Самара өлкә балалар китапханәсе” игълан иткән Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акциягә 4 май көнне Бәзәкә авылы китапханәсе дә кушылды. Китапханәче Ф.Башарова иң элек укучыларга Бөек Ватан сугышында Җиңү 27 миллион кеше гомере бәрабәренә яулануы һәм анда балаларның да өлеше зур булуы  турында сөйләп үтте. Аннары,   урта мәктәпнең 5-8 класс укучылары игътибарына рус язучысы М.Шолоховның “Кеше язмышы” дигән повестеннан өзекләр тәкъдим ителде. Совет солдаты Соколовның сугышта кичергәннәренә нигезләнеп язылган бу әсәр укучылар күңелендә  Ватаныбыз уллары белән горурлану хисләре уятты. Чара ахырында балаларга “Судьбы в книге и на экране»   дигән виртуаль китап күгәзмәсе  күрсәтелде.  Укытучылар Г.Закирова, Р.Шабалина катнашында үткәрелгән бу чара балаларга  Бөек Җиңү яулаган батырларны онытырга хакыбыз юк икәнлеген тагын бер кат искәртте.

    Хөрмәтле авылдашлар, шулай ук китапханәдә “бизяки.рф” сайты администрациясе Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында Оборона министрлыгының  Үзәк архивы, Бондюг военкоматы, Хуҗалык кенәгәләре нигезендә туплаган “Үлемсез полк” документлары белән таныша аласыз. Ике зур папканы тәшкил иткән бу хезмәттә һәр авылдашыбызның сугышка чакырылуы турында мәгълүмат, бүләкләү документлары, җирләнгән урыннары белән танышырга була. Хәбәрсез югалганнар турында да мәгълүмат бар.  Рәхим итегез!

    тулырак
    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться