• Новости

    Ибатулла кызы Шаргыя

    Автобиография

    Мин, Ибатулла кызы Шаргыя, 1928 нче елның 24 февралендә туганмын. Әтием  - Фәтхулла улы Ибәтулла (1870-1943), әнием – Гаптелхәлим кызы Фәһимә (1899-1988). Безнең гаилә бервакытта да  10 кешедән ким булмады, мин шундый гаиләдә үстем.

    1933-34 елларда укырга кердем. 1943 елдан укудан  туктадым, ягни 10 нчы классны бетердем. Мәктәптә укыган вакытта ук кызлар белән физкультура дәресендә ат җигәргә өйрәнеп, үгез, сыер җигеп колхозда эшли башладык. Пар үзезләр җигеп җир сөрдек, печән ташыдык, хәтта кайчакларда 3- 4 ай кайтмыйча Лубян якларында урман кистек. Аннан җәй көннәрендә тәрбиячеләр ялга киткәндә балалар бакчасына тәрбияче итеп чакырып алалар иде. Шулай эшли торгач 1954 елда партком секретаре Шакиров Галимҗан, синең сәләтең бар, әйдә, культура-агарту мәктәбенә укырга керергә кирәк, ди. Син булдырасың ,дип ышаныч белдергәч, барып укырга кердем. Минем белән укучылар 7 класс укучылары иде, ә мин алар арасында зур апа. Шулай да уку дәвам итте. 1951-53 елдан укуны бетереп авыл клубында эшли башладым. 1953-58 елларда клубта эшләдем. 1959 елда авылда бюджетный балалар бакчасы ачылды. Бер балалар бакчасы Казанга караган, икенчесе – Мәгариф министрлыгы каршындагы балалар бакчасы. Ике мөдир бер зданиедә, ягъни,  югары мәчеттә Хөснуллина Гайшә белән  эшли башладык. 1963 елда мине авыл советына эшкә чакырдылар. Монда 1963-1988 еллар аралыгында эшләп пенсиягә чыктым. Кыскача хезмәт юлым менә шулай.

    Шәхси тормышыма килсәк, 1954 елда Бәзәкә егете Фәрахетдингә тормышка чыктым. 1955 елгы бер кызыбыз – Гөлшат, 1957 елгы  Рәис, 1961 елгы Рашат улларыбыз бар. Бүгенге көндә 7 оныгыбыз, 8 оныкчыгыбыз бар. Кызым 40 ел прокурор булып эшләп пенсиягә чыкты, ә улым 60 яшен тутырса да эшли әле. 2018 елда үземә 90 яшь тулды. Минем изге теләгем шул: еллар тыныч булсын, сугышлар булмасын иде, балаларыбыз без күргән авырлыкларны күрмичә яшәсеннәр иде. 

    тулырак

    почетные люди









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться