• Новости

    Рэхмэт Сезгэ!

    Рәхмәт Сезгә, Мөнәвир кардәшебез!

     

          Узган 2017 елда авылдашыбыз Мөнәвир Хәммәт улы Гыймазетдинов мәчеткә килеп, безнең барлык туганнарыбыз авыл зиратында бер җирдәрәк яталар, миңа шуларга  турылап капка ясарга рөхсәт бирмәссез микән дип мөрәҗәгать иткән иде. Шура берлеге аның үтенечен кәнагатьләндерде. 2018 елның Рамазан ае алдыннан бу кардәшебез эшен башкарып чыкты -  хәтта, зәвыклы капка ясау белән беррәттән керү юлларына таш та түшәтеп куйдырды. Бабайлар һәм авыл халкы исеменнән шундый изге эшләре өчен Мөнәвир Хәммәт улына рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Аллаһы Тәгалә үз рәхмәтенә алып, әҗерләрен биреп торсын иде.

     

                              Бәзәкә авылы имамы Мансур хәзрәт, 2018 ел, 22 июнь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться