• Новости

    Рэхмэт сезгэ, якташлар!

    Сабантуй бәйрәмнәре ата-бабаларыбыздан калган традиция буенча һәрвакыт ат чабышыннан башлана. Ә чабышка атларны әзерләү, оештыру эшләре тагын да иртә- инде апрель ае азагында ук кузгала. Сабантуй ат чабышлары белән ничек матур башланса, шулай ук матур дәвам итә бит ул. Шуңа күрә бүген 2018 елгы сабантуй ат чабышына нәтиҗә ясап, бәйрәмне матур итеп уздырырга үзләренең өлешләрен керткән якташларга, авылдашларга рәхмәт сүзләре әйтеп китәсе килә. Иң беренче булып Бәзәкә авылы җирлегенең яшь җитәкчесе Илмир Кәшәфетдиновка зур рәхмәт- үзенең сабантуйда беренче “сугышчан чыныгуын” ул яхшы үтте, безнең оештыру комитетына кирәкле ярдәмне вакытында оештырды. ООО “Колхоз “Кама” директоры Рәфис Садриев чабыш трассасын әзерләү сорауларын чишүдә булышты. Аерым итеп оештыру комитеты әгъзаларенә, шундый катлаулы эшне үз өсләренә алып, бәйрәмне матур итеп уздырган өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә: Розалия Насифуллина- оештыру комитетының “штаб начальнигы”, Раиф Хикматов- баш судья, Ясминур Гиззатуллина- ат чабышы комментаторы.

    Атларны тәрбияләү, соңыннан аларның чабышына авылдашларны, сабантуй кунакларын сокландыру бик күп чыгымнар һәм атларга мәхәббәт сорый. Рәхмәт барлык ат хуҗаларына безнең сабантуйны олылап, атларыгызны безгә алып килгән өчен! Рәхмәт безнең жокейларыбызга-алар бит безне матур итеп чабулары белән шатландыру өчен ел дәвамында әзерләнделәр. Беркемгә дә сер түгел, сабантуйга матур атлар, җайдаклар килсен өчен, аның бүләкләре дә саллы булырга тиеш. Ә инде бу эшне киң күңелле, авылыбызны, ат чабышын чын күңелдән яратучы иганәчеләрдән башка җиңеп чыгып булмый. Алда әйтелгән барлык булышчыларыбыз белән сезне бераз соңрак таныштырып китәрмен.

    Бәлки кемдер сабантуй шау-шуында ишетә алмый калгандыр, кемдер төрле сәбәп белән сабантуйга кайта да алмагандыр. Шуңа күрә тагын бер тапкыр ат чабышлары нәтиҗәләре белән таныштырып үтәсе килә:

    “Авыл атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Тазиев Марат “Драйв” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар. “Талтиннар” нәселе исемендәге приз- стиральная машина (иганәчеләре- Рәшит һәм Гөлнур Кәлимуллиннар);

    2 урын: жокей Тазиев Мансур “Гусар” исемле атта. Ат хуҗасы-КФХ Тазиевлар. “Күчәгәрләр” нәселе исемендәге приз- пылесос (иганәчеләре- Рушан һәм Гөлназ Гильмановлар);

    3 урын: жокей Логиков Рәхим “Эскадра” исемле атта. Ат хуҗасы- Шакиров Рәфиснур. Герой якташыбыз дүрт сугышчан орден кавалеры Гәрәй Минрахман улы Исмагилов исемендәге приз- акчалата бүләк (иганәчесе- Рәшит Исмагилов);

    4 урын: жокей Хабибуллин Фәрит “Буян” исемле атта. Ат хуҗасы- Исмагилов Рәшит. Приз- акчалата бүләк. (иганәчесе- Рәфиснур Шакиров)

    “Кунак атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Тазиев Марат “Адмирал” исемле атта. Ат хуҗасы-КФХ Тазиевлар. Приз- акчалата бүләк. (иганәчеләре- КФХ Тазиевлар)

    2 урын: жокей Фаттахова Алина “Сюзанна” исемле атта. Ат хуҗасы- “Фаворит” спорт мәктәбе (Менделеевск). “Кама” колхозын 1958-1983 елларда җитәкләгән Баян Вәли улы Әхмеров исемендәге приз- акчалата бүләк (иганәчесе- Айдар Шиабиев);

    3 урын: жокей Логиков Рәхим “Элис” исемле атта. Ат хуҗасы- Шакиров Рәфиснур. Шагыйрь, Бәзәкә авылының Почетлы гражданы Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдинов исемендәге приз- акчалата бүләк (иганәчесе- Марат Гыймазетдинов);

    Бер көтелмәгән сюрприз да булды әле быелгы сабантуйда: авылдашыбыз Миннегали Гайнетдинов барлык жокейларга да үзенең бүләкләрен тапшырды.

    Ат чабышларын уздыруга үз хезмәтләрен керткән барлык якташларга тагын бер кат зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

    Әйдәгез әле, якташлар, алдагы елларда да сабантуйларны, ат чабышларын шулай үк гөрләтеп, матур итеп үткәрик! Безнең балалар, оныклар, туганнар, дуслар, кунаклар узган бәйрәмнән якты хәтирәләр алып китеп, алдагы елларда да безнең сабантуйны сагынап кайтсыннар!

    Ат чабышын оештыру комитеты рәисе Рәфиснур Тазиев (2018 ел)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться