• Новости

    Калэм алдым кулыма...

    Рәмзия Мөхетдинова

    Кереш сүз

          Бу дөньяда кеше дигәнең барысы да бертөрле түгел бит. Була бик оста, җор телле, кыю кешеләр. Ә кемдер булдыра алганын да башкалар алдында я сөйләргә, я күрсәтергә кыенсына, ояла. Сүзем, Аллаһыдан бирелгән әзме-күпме сәләте булып та, үз казанында гына кайнап яшәгән үзешчән шигырь чыгаручылар турында. Авылдашларым арасында андыйлар байтак икән ич ! Кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, “үзем өчен генә язгалыйм” яки “күңел түремдәге хисләремне кәгазь битләренә төшерәм” дип, тыйнак кына җаваплыйлар алар.

    Җырчы күңеле тулганда җырлый. Гармунчы, гармунда уйнап, күңелен бушата. Көй язучы күңелендәге кичерешләрен синең җаныңны, үзәгеңне мең кат өзәрлек көй тудыра. Шагыйрь хисләрен шигырь юлларына сала.

    Әйе, нәкъ шулай. Безнекеләр һич кенә дә шагыйрь түгелләр ( җыентыкка кергән берничәсеннән кала), шагыйрь дип аталуга өмет тә багламыйлар, алар бары тик шигырьчеләр. Ә шулай да алар күңеле хисле-тойгылы, сүзләре хәтерле-гыйбрәтле, башкаларга да кирәкле. Шигырьчеләребез иҗаты барлык яктан да камил, ягъни бер кимчелексез дип әйтеп булмый. Әмма аларның язганы чын йөрәктән, ихлас күңелдән туган, язылган.

    Адәм баласының күңелендә шундый халәт була: әле кычкырып җырлыйсы, әле үксеп елыйсы килә. Менә шундый минутларда кемдер кулына каләм ала, ә кемдер башка берәүнең шигырь юлларын укып, күңеленә тынычлык, җанына рәхәтлек таба. Менә шулай гади генә, тыйнак кына шигырь барлыкка килә.

    Ә мин, кулларына каләм алган авылдашларымның хис-тойгылы, уй-кичерешле сүзләр тезмәләрен, язмаларын барлап, туплап, җыентык итеп чыгарырга булдым. Китапның исемен дә бик гади атадым: “Каләм алдым кулыма...”

    Кереш сүземне мәктәптә укыганда ук шигырьләр язарга һәвәс, бик тә сәләтле укучым Марат Гыймадиев сүзләре белән тәмамлыйм. Бер әдәби кичәдә шигърияткә карата үз фикерләрен Марат менә ничек белдергән иде: “Шигырь язарга кечкенәдән яраттым, ләкин мин аны киләчәк һөнәрем дип кабул итмим. Шигърият – иң шифалы нәрсә. Ул бер генә күңел кылларына да кагылмый калмыйдыр. Чөнки ул – иң самими, эчкерсез хисләр җимеше. Кулларына каләм алганннарга илһам, матур-матур иҗат җимешләре теләп калам. Йөрәкләрдә шигырь уты сүнмәсен, сүрелмәсен!”

    тулырак

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться