• Новости

    Олкэннэр коненэ

    “Көзләрнең дә була үз яме”

    (2.10.2018, Бәзәкә мәдәният йорты, китапханә)

     

    Мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган кичә менә шундый матур исем астында утте. Авылыбыз өлкәннәрен котларга Менделеев районы башлыгы урынбасары Альберт Гәбделхәй улы Саттаров һәм Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Илмир Илгиз улы Кашафутдинов килде.

    Балалар төркеме өлкән буынга котлау сәламнәрен матур җыр, дәртле биюләр аша юлладылар.Ак яулыклы апаларыбызның күбесе өлкән яшьтә булуына карамастан, викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр, кызыклы биремнәрдә катнаштылар, күмәк җыр һәм биюләрне бик оста башкардылар. Махсус шушы кичә өчен әзерләнгән “сәламәтлек сеансы” да  беркемне дә битараф калдырмады, кичәдә катнашучы һәр кеше сәламәтлеген ныгытты,  энергия запасын баетты. Яхшы кәефкә корылган әлеге кичә, тәмле чәй остәле артында дәвам итте.

    Зур хөрмәткә ия булган апаларыбызга без тагын бер сюрприз әзерләгән идек. Чәй эчкән арада 2003 нче елда уздырылган өлкәннәр көненең видео тасмасын карарга тәкъдим иттек. Өлкәннәребез өчен чыннан да көтелмәгән сюрприз булды бу. Алар аны зур бүләк итеп кабул иттеләр,чөнки ул видео барыбызны да 15 ел элек булган вакыйгаларга алып кайтты, ә анда купме истәлек!..(кызганыч, купме авылдашларыбыз инде безнең арабызда юк). Видеоны карагач, юморга бай апаларыбыз: “15 ел элек ничек биегән булсак,хәзер дә шулай булдырабыз эле!”- дип, кумәк биюдә “бөтерелеп” өйләргә таралыштык. Исәнлек-саулык телибез сезгә, өлкән буын авылдашларыбыз. Без сезне хөрмәт итәбез, сездән үрнәк алып яшибез.

    Без бу видео тасманы Бәзәкә сайты аша тоташтырдык. Сайтнын администрациясенә шундый зур, мөһим эш алып барганнары өчензур рәхмтләребезне җиткерәбез. Анда купме информация тупланып бара,димәк безнең тормышыбыз һәм яшәешебез эзсез калмаячак.

    Г.Гумерова

     

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться