• Новости

    Марсель Гыймазетдинов. Авыл! Сине ничек терелтергэ?

    Үз-үземә, сезгә, күңелем түрендә урын алган әйтәсе сүзләрем, уйларым, фикерләрем бар. Кешеләр! Бу сүзләремне, уй-фикерләремне ел башында әйтергә кирәк дип таптым һәм кулыма каләм алып, район газетасы битләрендә укыр өчен, ак кәгазьгә төшерә башладым.

    Мин әйтер сүзләремне ерак-ераклардан башламыйча, турыдан, кереш сүзсез башлап китәргә булдым.

    Партиябез, хөкүмәтебез алдында тынычлык политикасы белән бер бизмәндә Азык-төлек политикасы, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү политикасы тора. Бу азык-төлекне кем булдыра соң? Билгеле, сез, авыл халкы, колхоз һәм совхозлар , диярсез. Дөрес. Ягез әле, авылларга күз салыйк, авыл халкы – колхозчылар, зыялылар белән, колхоз-совхозларның материаль базасы белән өстән-өстән булса да танышып карыйк.

    Шәһәрдә кемнәр яши? Билгеле, эшчеләр, төзүчеләр, төрле һәнәр ияләре. Алар каян килгәннәр соң шәһәрләргә? Әйе, күбесе – элеккеге колхозчылар, авыл халкы. Авылда кемнәр генә калды соң? Авылда җир кешеләре, олы йөрәкле фидакарьләр – җир уллары, җир кызлары һәм үз гомерләрен , үз көчләрен җиргә, икмәк үстерүгә, ит-сөт булдыруга биргән, хәзер инде балалары тарафыннан ташланган, хәлсез, өлкән яшьтәге пенсионерлар калды. Әйе, балаларыбыз ял көннәрендә кайтыр әле дип ит-сөт әзерләп торалар аналар. Якшәмбе көннәрне икешәр сумка ит-май, бәрәңге-яшелчә төягән тәти егет-кызлар авылдан шәһәргә агылалар. Җәй көнәрендә утын-печән әзерләшергә, берничә көн колхозга печән җыешырга, салам өяргә булышырга ник берсе кайтсын? Дөреслекне каплап каласым килми, 3-4 көн 15-20 сотый җирдә чөгендер эшкәртергә әниләренә булышалар булышуын. Шуның бәрабәренә чөгендерне дә алалар.

    Авыллар да күз алдында картая, йортлар да сөрлегә, авыллар, йөзәр ел тарихы булган авыллар юкка чыга. Торгынлык чорында партиянең алып барган политикасы, бигрәк тә Хрущев, Брежнев чорларындагы политика нейтрон бомбасы шартлавына тиң булды. Чөнки нейтрон бомбасы тереклекне юк итә, төзелгәннәр бар да утырып кала, еллар җилләре ул төзелгәннәрне җимерү эшен башкара. Бездә дә шулай булды. Тәрәзәләрен такта белән кадаклап, шәһәрләргә юл тоттылар игенчеләр, терлекчеләр. Шәһәр кешесе булдылар. Ә йортлар ташландык хәлгә килделәр. Минем күз алдымда шаулап торган алтышар бригададан торган Ык Тамагы, Рус Сарсазы, Тойгуҗа, Таш Чишмә, Тукай, Тат.Сарсаз, Куян, Ашпайка, Карманка, Макар, Максимка, Күрәк, Тойма авыллары бөтенләй беттеләр яисә бетү алдында торалар. Боларны күреп йөрәк әрни, күңел юксына, күңел уфтана.

    Алга таба нәрсә булыр авыллар белән? Киләчәктә кем азык-төлек җитештерер? Әй, Кешеләр, бу турыда Кеше буларак уйлап карыйсызмы? Эшче класс, авылларның язмышы сезне борчыймы?

    Бүген, беләсезме, авыларда эшче көче җитешми: сыер савучылар, бозау караучылар, трактор рычагы, комбайн штурвалы артына утыручылар, төзүчеләр бик кирәк. Бүгенге көндә һәр сыер савучы бер ярым норма сыер сава, ике норма бозау карый, ике норма җир сөрә. Колхозчылар, тракторчы, шоферлар ялсыз эшлиләр. Сыер савучыларның эш сәгате нормадан артып китә.

    Билгеле, интенсив хезмәт коллективлары, бригада, звено, аренда подрядлары дигән булып төрле алымнар кулланабыз. Әмма алар камилләшмәгән, азагына кадәр эшләнеп җитмәгән. Чөнки без әле тиешле күләмдә фураж, салам, печән, силос, сенаж белән тәэмин ителмәгән. Тиешле техника да юк. Фермаларда кыш көннәрендә суүткәргечләр, транспортер ленталары, стеналар ката. Бу төзүчеләрнең үз эшләренә җавапсыз карауларыннан килә. Районда намус белән эшләүче төзү оешмалары юк. Булган МСО 1988 елда 56 мең сумлык бер йортны да җиренә җиткереп тапшыра алмады. Январь аенда төзелеп беткән 200 баш сыерга исәпләнгән ферманы да 12 төрле җитешсезлек белән тапшырды. Менә бер ел вакыт узды инде. Актта билгеләнгән җәй көне бетереләсе җитешсезлекләр бүгенге көнгә кадәр шул килеш тора. 90 урынлы балалар бакчасы да шулай ук. Төрле монтаж эшләренә алынган Л.Колпаков звеносы башкарган эшне соңыннан “шабашниклар” яллап яңадан ясатырга туры килә.

    Авыл хуҗалыгына, ике-өч ел буена күп сөйләнсә дә, игътибар җитми. 1988 елда авыл хуҗалыгы техникасына, трактор-машиналарга бәя – ике, минераль ашламаларга өч таркыр артты, шул вакытта колхозлар җитештергән сөт, ит, икмәк сатып алу бәяләре элеккечә калды. Моны ничек дип аңларга? Колхозларның экономикасын “ныгыту” дип аталамы бу? Юк. Колхозларны талау бу. Бер генә мисал китерим: бер К-701 тракторы 25000 сум тора. Бер КамАЗ машинасы -  50000 сум. Бер К-701 тракторы сатып алу өчен 125 гектар җирнең (һәр гектардан 20 центнер алганда) икмәген яисә 750 центнер сөт (бу 1 ай саткан сөт) сатарга туры килә.

    Колхозлар төзелешсез булмый. Ә моның өчен хуҗалыкларга нәрсә, нинди төзелеш материаллары бирелә соң? Менә тагын бер мисал: безнең Тукай исемендәге колхозга 1988 елда 150 кубометр агач, 10 кг кадак, 2 тонна цемент, 2000 квадрат метр бимит, 200 рулон рубероид бирелде. Шуның беләнме колхозларда төзелеш алып барырга? Без, колхоз рәисләре, төзергә ниятләсәк, барыбер төзибез – санап киткән төзү материалларын район, республиканың башка оешмаларыннан ялынып-ялварып алабыз. Моның өчен икмәк үстерәсе, ит-сөт җитештерәсе вакытыбызның 70-80 проценты сарыф ителә.

    Завод эшчеләре, төзелеш оешмалары җитәкчеләре, без сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Иң беренче авылны, авыл хуҗалыгын торгызмыйча, Азык-төлек программасын бергәләп хәл итмичә, сезнең казанышлар булмаячак. Иң беренче чиратта кешене ашатырга, киендерергә кирәк. Моның өчен авылларны торгызырга, авылларны тергезергә кирәк. Эшчеләр, сезнең туры, эшлекле ярдәмегез кирәк авылларга.

    Шәһәрләрдә кешеләр уңайлыклары булган квартираларда яшиләр, шак-шок басып, асфальт юллардан йөриләр, атнасына икешәр көн ял итәләр, чираттагы ялын да вакытында алалар, магазин- базарларында итен-маен сатып алалар.

    Авылларда да бит сезнең кебек кешеләр яшиләр. Әмма алар сезнең кебек уңайлыклардан мәхрүмнәр. Ни өчен төзүче оешмалар, районыбыздагы зур-зур заводларга, авылларны шефлыкка алып, бер урам уңайлыклары булган йортлар салып бирмәскә.  600000 сумлык 20 йорт һәр колхозда салынса, шушы ике ел эчендә Менделеев районы хуҗалыклары эшче көчләргә кытлык кичермәс иде. Кайда соң сез, шефлар? Сезнең шефлык вазифаларыгыз 10-15 гектар җирдә бәрәңге җыеп алудан узмый. Ул бәрәңгенең барысы да үзегез өчен, шәһәрне туендыру өчен бит.

    Шәһәрнең авылга карашын кискен үзгәртәсе бар.

    Аннан соң колхоз-совхозларга хезмәт күрсәтүче МЖФ, РТП, сельхозэнерго, энергосеть, ПМК, МСО кебек оешмалары бүген колхозларны “имеп” ятучы оешмалар булып кала бирәләр. Аларда – “үгез үлсә-ит, арба ватылса – утын” тенденциясе. Колхозлардан килгән техниканы ремонтлау канәгатьләнерлек түгел, бу оешма кешеләре колхозларга килсәләр, эшләү ягын карамыйлар, бәлки, вакыт үткәрү белән шөгыльләнәләр. Чөнки алар хуҗалыкларда алынган продукциягә бәйле түгелләр – аларда “поденщина”. Синең фермаң шартлап күккә очсын – бу оешмаларга барыбер.

    Билгеле, без үзебез дә хуҗалыкларда барысын да эшләп, җиренә җиткереп бетермибез әле. Иң элек безгә , колхоз идарәсе, партком, авыл советы җитәкчеләренә, халыкның ихтыяҗына көн дә колак салырга, авыл белән бергә суларга кирәк. Ветераннарга да, пенсионерларга да, бүген колхоз производствосында эшләүчеләргә дә, авыл интеллегенциясенә дә зур игътибарлы булырга кирәк. Җитәкчеләрнең эш көне иртән ферма, кич ферма белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә бәлки балалар бакчасын , мәктәпне  барлаудан башланырга тиеш.

    Авыл интеллегенциясе санаулы гына кешеләр бит юкса. Укытучылар, балалар бакчасы, медпункт, культура-агарту учреждениеләре работниклары, сатучылар. Алар – авылга культура алып килүчеләр. Алар – халыкка аң-белем бирүчеләр, алар – халыкка партиянең һәм хөкүмәтебезнең һәр сүзен җиткерүчеләр. Мин шуны әйтер идем, бүген авыл интеллегенциясе үзенең вазифаларын тулысынча үтәми әле. Үз оешмаларында хезмәт хакына эшләүдән башка җәмәгать эшләрен башкаручылар бик сирәк. Бармак белән генә санарлык. Һәркем үз кабыгына бикләнә бара. Менә безнең эшләп җиткермәүчелекнең бер дәлиле. Бу өлкәдә партия оешмасына. Колхоз идарәсенә, авыл советына, комсомол, профсоюзга эшне яхшыртырга кирәк.

    Колхозчыларга дә әйтер сүзем бар: яңача хуҗалык итүгә күчкәч, эш хаклары алган продукция күләменә карап түләнә. Малларны ничек тәрбияләсәң, алар шундый продукция бирә, җирне ничек карасаң – шундый уңыш аласың. Шуңа күрә эшкә карашны яхшыртырга кирәк терлекчеләргә. Күбрәк, мулрак продукция алырга тырышырга кирәк. Кеше көче җитмәгәнлектән  файдаланып, үзенә-үзе бәя күтәреп йөрүче колхозчылар да юк түгел бит әле. Таләп итә башласаң, эшкә чыкмау, эш ташлау очраклары да бар. Бу безнең колхзда гына түгел, башка хуҗалыкларга да хас. Нәрсә эшләгәнеңне уйлап эш итәргә, эшләгән эшеңә башта отчет  бирергә кирәктер. Заман таләбе бу. Безнең заман таләбе. Аннан соң шуны онытырга ярамый: без – совет кешеләре. Советлар Союзы гражданнары. Совет кешеләре буларак, безнең вазифаларыбыз бар. Шуны истән чыгармаска кирәк.

    Тагын шуны әйтәсем килә, колхозчыларга, авыл халкына медицина, сәүдә хезмәте күрсәтүне бик нык яхшыртасы бар.

    6 январ көнне нинди күңелле булды. Тукай исемендәге колхозда бәйрәм диярсең. Райпо председателе  урынбасары У.Г. Закиров җитәкчелегендә төрле-төрле пешкән әйберләр, (нәрсәләр генә юк анда) , шулай ук промышленность товарлары , КБО җитештергән товарлар белән сәүдә оештырылды. Шунда ук кием-салымнар тегүгә заказлар алынды, врачлар да килгән иде. Орс магазины дуңгыз караучыларны тәэмин итте. Колхозчылар Урал Гаделшиновичка үзләренә кирәкле товарларга заявкалар бирделәр, кайбер заказлар шул ук көнне үтәлде. Менә бу – авыл халкына игътибар һәм ихтирам. Мондый чаралар онытканда бер генә булмасын иде. Андый товарлар, андый ашамлыклар магазиннарда тулып ятсын иде.

    Язмамның ахырында әйтәсе килгән сүзем шул: район җитәкчеләренең игътибары колхоз-совхозларда  торак төзелешен киңрәк җәелдерүгә юнәлдерелгән булсын иде, шефларның чыннан да шефлар булуына, аларның шефлык эшләренең эрерәк планда, шулай ук нәтиҗәле булуына ирешергә ярдәм итсә иде. Авылларга ярдәм сүздә генә түгел, күзгә күренерлек, халыкка сизелерлек күләмдә булырга тиеш. Сүздән эшкә күчәргә вакыт. Тагын да соңга калмаска иде. Соңга калуыбыз бар...

    М.Гыймазетдинов,
    Тукай исемендәге колхоз председателе.
    “Октябрь байрагы” газетасы, 1989 ел. №7









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться