• Новости

    Аниса Махмутова. Марсель Гыймазетдиновка 75 яшь

    МАРСЕЛЬ  АБЫЙ  ТУРЫНДА  ИСТӘЛЕКЛӘР.

        Быел Марсель абыйның юбилее. Ул безнең арадан бик иртә китеп барды. Аның күпме эшләр эшлисе, күпме шигырьләр язасы калгандыр. 75 яшькә кадәр генә торган булса да, ниләр генә эшләп бетермәс иде микән ул!?

         Мин аны мзктәптә укыган вакытыннан беләм. Ул чагында минем әни татар теле укыта иде. Шуңа күрәдер инде, Марсель абый безгә килгәләп йөрде. Исемдә, аның кулында юка битле альбом була иде. Ул шунда язган шигырьләрен әнигә укый. Аннары бергәләп шигырь язу серләре, нинди темага язу турында сөйләшәләр. Кайбер чагында төзәтергә дип әнигә калдырып та китә. Мин яшертен генз шул альбомны алып укый идем. Әни уңышлы шигырьләрен район газетасына җибәрергә киңзш итә иде. Ул Марсель абыйның беренче адымнары булган, күрәсең. Ул еллардан соң безнең очрашулар сирәк булды.     

          70нче еллар ахыры, 80нче еллар башында мин Алабугада мәктәп инспекторы булып эшләдем. Шул чагында Марсель абый Тихоново мәктәбендә директор иде. Бер үк вакытта Тихоновода төзелә торган тимер юл станциясендә дә эшләде. Бер урында гына тора да, эшли дә алмый. Аның энергиясе ташып тора иде.  Үзе белән бергә эшли торган Наил исемле прораб белән, елмаеп, РОНОга килеп керәләр. Башлана шау-гөр... Ачылмаган ишек, ул кермәгән бүлмә, сөйләшмәгән кешесе калмый .  Кемгәдер кызык вакыйга, кемгәдер анекдот сөйли, шул арада отчетын да бирә, яңалыклар белән дә таныштыра,  заданиеләр дә ала. Ул да булмый, “авылдаш” дип, миңа да өлеш чыгара.  Минем шундый авылдашым булу белән бик горурлана идем. Аны шул ачык күңелле, җор булганга күрә яратып “еврейский татарин”, я булмаса “цыганский татарин” дип үзенә үк әйтәләр иде. Ул аңа бер дә үпкәләми, җавап итеп: “Меня, наверное, цыганский табор потерял” или “Отец, наверное, еврей был,”- дип көлә генә. Җорлыгы, шат күңелле, гади булуы белән, ниндидер магниты бар диярсең, бөтен кешене үзенә тартып тора иде. Ул килсә, караңгы көннәр яктырып, авыр вакыйгалар җиңеләеп кала. Буран булып килеп керә, давыл булып чыгып китә... Аңа карап, бөтен кайгы-хәсрәтләрең югала, куркуларың бетә иде.

         Мин РОНОда эшләгәндә хәзерге Менделеевск райны Алабуга районына керә иде. Инспектор буларак, мин шул як өчен җаваплы идем. Тикшерү белән шул яктагы бөтен авыл мәктәпләрен йөреп чыгарга туры килде. Көннәрдән бер көнне мине план буенча  Тихоново мәктәбен тикшерергә җибәрделәр. Миңа ничектер читен , уңайсыз булып тоелды. Беренчедән мин Марсель абыйдан кече, шулай булгач, тәҗрибәм дә азрак, икенчедән үзебезнең авыл кешесе. Авылдаш буларак, якын итеп, РОНОдагы кебек үзен тотса, шаярта башласа, мин ни эшләрмен, дип уйлыйм. Ни эшләп тә булмый, кушалар – барасың, эшең шул.

          Мәктәпкә килдем, Марсель абый каршы алды, коллективны җыеп, таныштырды. Кирәкле бөтен документларны җыеп, алып килергә кушты. Бернинди көлү-шаяру юк, бөтен нәрсә бик эшлекле рәвештә бара. “Әгәр мин кирәк булсам, чакыртырсыз”,- дип, китеп барды. Завучка да барлык кирәк нәрсәләр белән тәэмин итәргә кушты. Вакыт-вакыт килеп, хәл белешеп китә, сорауларга җавап бирә, коллективка кирәкле күрсәтмәләр бирә.

           Тикшерү беткәч, педсовет булды. Бик зур игътибар белән тыңлады. Коллектив та аны бик хөрмәт итә иде. Һәр сүзен тыңлыйлар. Таныш кеше, авылдаш дип, ниндидер ташлама ясау турында бер сүз дә булмады. Мин язган отчетны тыныч кына укып чыкты, язылган кимчелекләр белән берсүзсез килеште, төзәтергә сүз бирде. Миңа аның эшлекле, бар нәрсәгә игътибарлы булуы, мәктәп коллективы белән үзара элемтәсе бик ошады. Тикшерүләр узып, эшләр беткәч, Марсель абый яңадан элеккеге шат, җор, гади кешегә әйләнде.

          Марсель абый, әнисен бик яраткангадыр инде, хатын-кызны бик хөрмәт итә иде. Алар турында күпме шигырь язды ул.  Бөтенесенә мәхәббәтен белдерде. Аның ул мөнәсәбәтен кешеләр аңлап бетермәделәр бугай. Хәтеремдә,“Әнисә” дигән шигырен язгач, без аның белән көлешеп, сөйләшеп алдык. Бигрәк тә шаян күңелле иде ул. “Шигырь багышлаган бөтен хатын-кыз да минеке була алмый бит инде. Ә шуны аңламыйлар.  Хатын- кыз минем өчен алиһә булып кала,”- диде. Шагыйрь буларак, матурлыкка сокланып яшәде ул. 

              Исемдә, Марсель абыйга багышланган кичә уздырдык. Без бер автобус булып Алабугадан җыелып кайттык. Анда Мироваевлар бөтен гаиләсе белән бар иде. Клуб халык белән шыгырым тулы. Катнашучылар да бик күп булды. Марсель абыйның күп кенә шигыренә Мироваев матур көйләр язган иде, аларны бик күп кеше җырлады. Искә алып чыгыш ясаучылар да байтак булды. Шунда халыкның аны хөрмәт итүе бары тик яхшы сүзләр әйтүеннән сизелеп торды.      

               Минем хәтеремдә Марсель абый менә шундый булып калды. Мин белгәннәр арасында аның турында начар уйлаучыны белмим. Марсель абый белән таныш кешеләрнең йөзендә, аның турында сүз башлауга, матур елмаю пәйдә була. Авылын, әнисен яратып, авылдашларын хөрмәт итеп, гүзәллекне күреп тормыш итте. Кайда гына булса да, ул янып эшләде, янып яшәде. Шуңа күрә дә, иртә янып, китеп баргандыр инде ул. Безгә матур шигырьләре һәм җырлары, якты истәлеге калды. Аның әсәрләре шундый матур язылган булу белән беррәттән тирән уйландыра да. Рәхмәт сезгә, Марсель абый, бу дөньяга килүегезгә, безнең йөрәкләрдә матур эз калдыруыгызга. Урыныгыз җәннәттә булсын.

                                                                     Махмутова Әнисә (ноябрь 2018)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться