8 декарьдә Менделеев районы Бәзәкә авылында шагыйрь Марсель Гыймазетдиновны тууына 75 ел уңаеннан искә алу кичәсе булды. Клуб шыгырым халык белән тулы иде. Шагыйрьнең дуслары, туганнары, Чаллыдан язучылар, журналистлар, артистлар, авылдашлар һәм күрше авыллардан, Казаннан кунаклар, район администрациясеннән вәкилләр килгәннәр иде. Сәхнәдән берсеннән берсе матур шагыйрьнең җырлары яңгырады. Бу җылы кичә бик озак күңелләрдә сакланыр. Оештыручыларга, Бәзәкә халкына бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Зур ихтирам белән шагыйрьнең апасы Римма Гыймазетдинова.
Фәния Башарова ясаган видеооткрытка