• Новости

    Альта Хазиевнадан

    Афәрин, авылдашлар!

    16 гыйнварда авыл китапханәсендә мәшһүр галим-энциклопедист, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең (16 /искечә 4/.01.1859 – 12.04.1936) тууына 160 ел тулуга багышланган чара узуы хакында сайтта укып, бик сөендем.

    Кызыксынучыларга үземнең бер чыгышымны да тәкъдим итәргә булдым. Ул Риза-казыйның туган авылы Кичүчатта 2017 елның 29 ноябрендә узган конференциядә ясалган иде. Аның материаллары аерым китап булып басылды.

     (Альта Мәхмүтова)

     тулырак

    почетные люди

    Альта Хазиевна Махмутовна

    Мәшһүр мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин милләт аналарын тәрбияләү хакында

     

    ХIХ гасыр азагы — ХХ гасыр башы – татар иҗтимагый тормышында халыкның тарихи юлына яңача карау, күп кенә гадәт-карашларга яңа бәя бирү омтылышы үскән, “яңа кеше” тәрбияләүгә зур игътибар бирә башлаган чор. Бу чорда татар җәмгыятендә барган инкыйлабый характердагы искелек һәм яңалык көрәшен, асылда, ислам дине принципларына таянган традицион карашлар һәм әхлакый нигезләр өлкәсенә даими бәреп керү дип атарга була.

    А.И.Герцен сүзләре белән әйтсәк, “иҗтимагый иректән мәхрүм ителгән халыкта, үз ачуын һәм вөҗдан авазын башкаларга җиткерү өчен, бердәнбер трибуна булып әдәбият тора”. Мәгърифәтчеләр белән халык арасында күпер ролен үтәп, бу чорда яңарыш идеяләрен халыкка җиткерү вазифасын үз өсләренә язучылар алган. Ике гасыр кисешендә әдәбиятка ыргылып килеп кергән яңа буын, чорның социаль заказын үтәп, эчтәлеге дини–әхлакый, мәгърифәтчел характерда булган, белемгә, яктылыкка чакырган китапчыклар — популяр брошюралар серияләрен бастыруга керешкән. Бу процессның бер тармагы булып татар җәмгыятендә хатын-кызлар хәленә карата яңа караш барлыкка килү дә торган.

    Мөдәррис һәм дин белгече Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) әсәрләренә игътибар итик. Чөнки киң эрудицияле, энциклопедик белем хуҗасы булган галим, мәгърифәтчел позицияләрдә торып, яңарыш тарафдарлары арасында хатын-кыз хокукларын беренчеләрдән булып яклап чыккан шәхес. XIX гасыр ахырында Р.Фәхреддин мөселман (татар) җәмгыятендәге тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышланган зур күләмле “Гыйльме әхлак” исемле хезмәтенең аерым кисәкләрен бастыра башлаган: “Китабел-игътибар” (1888), “Тәрбияле бала” (1889), “Тәрбияле ана” (1898), “Тәрбияле ата” (1898), “Тәрбияле хатын” (1899), “Шәкертлек адабе (Шәкертлек кагыйдәләре)” (1899), “Адабе тәгълим (Укыту кагыйдәләре)” (1902), “Гаилә” (1902), “Нәсыйхәт”, 1-3 кисәкләр (1903) һ.б. Бу китапчыкларның һәрберсендә әхлакый-тәрбияви проблемалар куелуы исемнәреннән үк күренә.

    Исламның төп чыганаклары булган Корьән һәм хәдисләргә мөрәҗәгать итеп, Р.Фәхреддин “хатын-кызлар ирләр кебек үк кеше хокукларына ия” дигән тезисны заманы өчен бик кыю рәвештә нигезләргә алынган. Тәрбия-әхлак мәсьәләләрен һәм, аларга бәйле рәвештә, хатын-кыз мәсьәләсен чишү юлларын эзләгәндә, кешеләргә Аллаһ биргән табигый хокукларына таянып эш итәргә кирәк дигән фикердә торган галим. Хатын-кызның “чәче озын, гакылы кыска” кебек гыйбарәләрне кулланып яшәгән җәмгыятьтә хатын-кыз мәсьәләсен кую үзе үк тәвәккәл адым буларак кабул ителергә тиештер.

    Татар җәмгыятендә дөньяга яңа карашлар булдыру өчен җаны-тәне белән тырышучы галим камил шәхес тәрбияләүне төп максат буларак билгеләгән. “Өммәтләрне[1] дә, фәрдләрне[2] дә бәхет мәйданына алып бара торган юлларның иң тугрысы – гүзәл холык вә яхшы тәрбиядер. Гүзәл тәрбия хасил кылыр өчен мәктәпләр, гаиләләр, җәмгыятьләр исемендә өч төрле дәресханәләр үтәргә мәҗбүрләр. Әгәр дә шушы дәресханәләрдән яхшыларын сайлый алсалар, шул нисбәттә тәрбияләре яхшы, әгәр дә бәгъзе берләре яки бөтенләй бозык булса, шул нисбәттә тәрбияләре дә бозык булыр. Тәрбиясе бозык кеше, табигый, бәхет вә сәгадәткә ирешә алмас”, - дип күрсәткән ул.

    Тәрбия эшенең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы икәнен галим “Адабе тәгълим” әсәрендә  түбәндәгечә тасвирлаган: “Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Сабанчы вә бакчачылар орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен никадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында ук тәрбия итү тиештер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”.

    Тәрбия, беренче чиратта, гаиләдә бирелә. “Гаилә - кечкенә бер дәүләт кебидер”, - дип билгеләгән Р.Фәхреддин. Һәм гаиләдәге тәртип һәм тәрбия – “җөмләсе гаилә башлыгы улган хатын вазифасыдыр” дип тә ассызыклаган. “Бала тәрбияләү – ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы”, - дип күрсәткән Риза-казый.  “Халыкның яхшы вә усал улмакларында күп вакытта аналарның һәм катышы уладыр... Тәрбияле аналар үз балаларына гына улмай, бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле ана улмаклардыр, - дип ассызыклаган ул “Тәрбияле ана” әсәрендә. – Аналарның хезмәтләре иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйлырлык түгелдер”. Шулай булгач, ана булачак кызларның үзләрен тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар кирәк дигән фикердә торган галим.

    1899 елда Р.Фәхреддин үзенең беренче “хикаят”ен – “Сәлимә, яки гыйффәт” исемле әсәрен дә бастырып чыгарган. Әсәрнең бөтен эчтәлеге – хатын-кызлар да ирләрдән ким түгел, аларга бары тиешле тәрбия һәм яхшы белем генә җитми дигән фикергә нигезләнгән. Иранлы сәүдәгәр кызы Сәлимә - чибәр, акыллы, белемле туташ, туган теле булган фарсины гына түгел, гарәб, француз, инглиз телләрен дә камил үзләштергән, дөнья тарихы һәм мәдәниятыннан да яхшы хәбәрдар, икътисад һәм сәүдә эшләре белән дә тирәнтен таныш. Ул әтисе вафатыннан соң калган бай мал-мирас белән дә уңышлы идарә итә.

    Сәлимә - күркәм холыклы, итагатьле, гадел һәм гыйффәтле, кечкенәдән яхшы тәрбия алган шәхес. Бу гүзәл зат тирә-юньгә нур, игелеклелек, чисталык-сафлык тарата кебек. Чорының тормышны яңарта алырлык актив мәгърифәт идеалын гәүдәләндергән Сәлимә туташның киләчәктә абруйлы милләт анасы булачагында һич тә шик юк. Сәлимәне шулай идеальләштереп, Р.Фәхреддин кызларга үрнәк күрсәткән, укучыларының (бигрәк тә, хатын-кызларның) игътибарын белем алу, мәгърифәтнең зарурилыгына юнәлтергә тырышкан.

    Яшьләр Сәлимә дәрәҗәсендә белемле булсын өчен татарларда борынгыдан яшәп килгән укыту-тәрбия системасын тамырдан үзгәртергә кирәк дип санаган Р.Фәхреддин. “Дөнья тормышы өчен дин илә дөнья гыйлемене һәм белмәк лязимдер... Инсан улмак өчен гыйлем илә күркәм холык кирәктер. Һәм дә бонларны бер-берләреннән аермак дөрест улмаз”, - дип күрсәткән ул. Милләт алга китсен өчен, аның якты киләчәге өчен, беренче чиратта, яшь буынга нигезле белем һәм яхшы һөнәрләр бирергә кирәк дигән фикерне куәтләгән автор. “Русча яхшы белмәгәндә бунларны мәйданга куймак мөмкин дәгел идеке шөбһәсез”, - дип тә ассызыклаган галим. Шулай күләме ягыннан бик зур булмаган әсәрдә язучы чорының иң мөһим мәсьәләләрен куя алган: укыту-тәрбия системасын яңа калыпларга салу, хатын-кызга мөнәсәбәтне үзгәртү һ.б. – бу үзгәрешләр барысы да халыкка хезмәт итүне күздә тотып эшләнергә тиеш булган.

    1903 елда Оренбургта басылып чыккан “Әсма яки гамәл вә җәза” исемле икенче әдәби әсәренең үзәгенә дә Р.Фәхреддин тәрбия һәм әхлак проблемаларын куйган. Гаиләне кечкенә бер дәүләт белән чагыштырып, язучы бөтен әсәр дәвамында “инсанның яшьлегендә алмыш тәрбиясе та каберенә кадәр берлектә улыр, аерылмас” дигән фикерне  раслаган. Бу әсәрендә автор, Әсманы төрле ситуацияләргә куеп, аның тормышы үрнәгендә тәрбиянең төрле булуына укучының игътибарын юнәлткән, аларны укучы йөрәгенә барып җитәрлек итеп тасвирлаган. Җәдидчелекнең асылын тәшкил иткән яңа кеше тәрбияләү проблемасын Р.Фәхреддин хыялында туган мөселман балалары өчен махсус салдырылган ятимханә аша тасвирлаган. Ир һәм кыз балалар өчен аерым бүлекләрдән торган бу ятимханә камил белем, күркәм әхлакый тәрбия белән бергә гамәли һөнәр дә бирә икән. Мондый мохиттә тәрбияләнгән яшь буын киләчәктә милләтнең асыл ул-кызлары булып җитешәчәгендә һич бер шиккә дә урын калдырмаган мәгърифәтче.

    “Бу талибәләр, бу мөтәгаллимәләр[3] атласларга гаркъ улынмыш[4] кием калыплары улмай, бәлки гадәти киндергә вә тәкәллефсез[5] пәрдәләргә борынмыш энҗе вә алмазлардыр. Бонлар ислам милләтеннән ничә гасырлардан бирле зайг улып[6] килмәктә улан “милләт аналары”дыр”, - дип күрсәткән ул. Бу рәвештә караганда, милләтне яңа дәвергә алып керәчәк буыннарны  тәрбияләү аерым шәхесне укытудан күпкә өстен булып чыга. Мәктәп тәрбиясен, яшьләргә төпле һәм нәтиҗәле белем бирүне Р.Фәхреддин хәлиткеч көч итеп сурәтләгән, аны җәмгыять алдында торган иҗтимагый бурыч буларак кабул итәргә өндәгән.

    Р.Фәхреддиннең 1903 елда басылып чыккан тагын бер хезмәте – “Мәшһүр хатыннар” – аеруча әһәмияткә ия. Ул мөселман дөньясында киң таралган традицион биобиблиографик әсәрләргә карый һәм галимнең танылган “Асар”ының дәвамы буларак кабул ителә ала. “Асар”ның беренче өлешендәге кереш сүзендә билгеләнгән максат – “гасырлар арасында үлчәү, кыяслар[7] йөртеп, зиһеннәрне кузгатмак һәм фәһемнәрне[8] уйгатмак” – бу әсәренең дә максаты булып кала, чөнки – “әдип вә галимнәре улмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр кемсәләрне оныткан кавем – хәмиятьсез[9], әдәбияты улмаган милләт – рухсыз” була.

    “Мәшһүр хатыннар”га Р.Фәхреддин биргән аңлатма – “Ислам әсәрләрендә вә әһле исламга күпме хезмәт күстәрән хатыннарың тәрҗемәи хәлләре бәян иделән бер китаптыр. Кызым Зәйнәп өчен яздым”. Мондый китапларны уку бик җиңел булмас, - дип кисәткән галим. Алар вакыт уздыру өчен генә укылырга тиеш түгел. Ул очракта алардан бер файда да булмас иде. Мондый китапларны аңлап, туктый-туктый укырга кирәк, чөнки аларның нигезен үгет-нәсыйхәт тәшкил итә: укучы, китапта бирелгән биографияләр белән танышып, үрнәк, яки, яман кешенең тәрҗемәи хәле бирелгән очракта, гыйбрәт алып, тәҗрибә тупларга тиеш.

     “Исламнар арасында бу көннәрдә Фараби, Ибн Сина, Мөхәммәд ибн Исмәгыйль әл-Бохари, Ибн Халдун, Ибн әл-Әсир, Әүзаги, Малик, Ибн Йосыф, Мөхәммәд бине әл-Хәсән әл-Шәйбани, Әхмәд бине Мөхәммәд бине Хәнбал, Шәфигый, Әбу Хәнифә, Габдулла ибне әл-Мөбарәк, Сибәвия, Хәлил, Ибн Рөшд вә гайре бу кеби затлар ни өчен заһир итмәюр[10]?” – дигән сорауны куйган Р.Фәхреддин. Бу сорауга җавап эзләгәндә заманны гаепләү дә, хәзинә-байлык юклыкны, фәкыйрьлекне сәбәп итеп күрсәтү дә “иң бөек ялган вә иң агыр бер ифтира вә бөһтане сыйрфага раҗигъ улыр[11]”, - дип ассызыклаган ул.

    Аның үз җавабы: “Бәлки исламлар арасында бөек затларның элек заманда зоһур идеп[12] тә соң заманларда зоһур итмәдекенең сәбәбе, элек заманда балаларын бөек адәм идәчәк сурәттә тәрбия илиян аналар мәбзул[13] улыб, буның гакесе[14] уларак, бу заманда у илә аналарың исламлар арасында мөнкариз улуыдыр[15]. Әгәр дә бу заманда һәм бөек адәм идәчәк рәвештә тәрбия гыйлеменә татбикъ идәрәк[16] балалары тәрбия идән аналар ула иде, исламлар арасында һәм гали фикерле, һиммәтле[17], пакъ күңелле, гүзәл холыклы галимнәр, инсанлык галәменә хезмәт күстәрән[18] мөҗәддид[19] вә мөхтәригълар[20] зоһур идә белер иде”. Шулай хатын-кыз мәсьәләсен автор иң зур иҗтимагый-сәяси проблемалар рәтенә куйган.

     Милләтнең якты киләчәгенә, аның яшьләренә ышануын галим “Мәшһүр хатыннар”ның “Хатимә”сендә[21] белдергән. Аның фикеренчә, өлкәннәр 25-30 елда үткән юлны яшьләр 5-6 елда үтәчәкләр, милләт шулай бик тиз алга китәчәк. Татар тормышын яңартуда төп адымнарның берсе итеп мәгърифәтче хатын-кызга мөнәсәбәтне үзгәртүдә күргән. “Хатынлар хөрмәтле тотылса вә кагыйдәсе илә тәрбия улынсалар, һәр төрле кәмаләт вә гыйлемнәрә үгрәнерләр. Хатынлары тәрбияле улан милләтнең балалары мәгълүматлы, хөсне[22] холыклы, фазыйләт[23] сүүче, тәрәкъкый арзу идүче[24], иттихад[25] вә гомум[26] хедмәте өчен җөмлә[27] рәхәтене фида итмәклә бәрабәр мәхәббәте милләт, хадиме гыйлем вә һәр эшләрендә шәҗигъ[28], гаюр[29] улырлар. Бу шәйләр милләтнең рухыдыр”, - дип дәлилләгән Р.Фәхреддин бу фикерен. Хатын-кызга тирән белем, яхшы тәрбия бирү кирәклеген җәмгыятькә аңлату бик авыр эш икәнлеген дә кисәткән галим, чөнки, дигән ул, моның өчен халык арасында яшәп килгән стереотипларны үзгәртергә, дөньяга яңача караш тәрбияләргә кирәк.

    Р.Фәхреддин әсәрләрендә күтәрелгән тәрбия-әхлак мәсьәләләре арасында, шулай итеп, хатын-кыз тәрбиясе, аңа белем бирү, аның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге хәле, хатын-кыз хезмәте, шәхси иреге, мөстәкыйльлеге чикләре ... һ.б., һ.б. мәсьәләләр татар җәмгыятен уятуда зур роль уйнаган. Бу мәсьәләләр хакында язганнар, бәхәсләшкәннәр; аларны чишү юлларын эзләгәннәр. Һәм хатын-кыз иреге, тигез хокуклылыгы проблемаларын кичектергесез чишелергә тиеш булган җәмгыяви проблемалар арасына кертү татар мәгърифәтчелеге – җәдидчелек үзенчәлекләренең берсенә әйләнгән.

     

    Мәхмүтова А.Х.,

    тарих фәннәре кандидаты

     

     

     

     

    [1] өммәтләр - халыклар

    [2] фәрдләр - аерым затлар

    [3] мөтәгаллимәләр - укучы кызлар

    [4] гаркъ улынмыш - төренгән

    [5] тәкәллеф - ясалмалык

    [6] зайг улып - юкка чыгып

    [7] кыяс - чагыштыру, үрнәк

    [8] фәһем - аң

    [9] хәмиять - яклаучы

    [10] заһир итмәү – күренмәү

    [11] ифтира вә бөһтане сыйрфага раҗигъ улыр - гаепләү һәм фәкать яла ягуга кайтып калыр

    [12] зоһур идеп - мәйданга чыгып

    [13] мәбзул - күп

    [14] гакесе - киресе

    [15] мөнкариз булу - юкка чыгу

    [16] татбикъ итү - яраклаштыру, туры китерү

    [17] һиммәтле - ялкынлы, дәртле

    [18] күстәрән - күрсәтүче

    [19] мөҗәддид - яңартучы, новатор

    [20] мөхтәригъ - янып торучы

    [21] хатимә - ахыр, эпилог

    [22] хөсне - яхшы, күркәм   

    [23] фазыйләт - яхшы сыйфатлылык   

    [24] тәрәкъкый арзу идүче - алга, үсешкә омтылучы

    [25] иттихад - фикер бердәмлеге, берләшү    

    [26] гомум - барлык халык

    [27] җөмлә - барлык, бөтен

    [28] шәҗигъ - кыю, батыр, йөрәкле  

    [29] гаюр - гайрәтле, җитез, булдыклы

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться