• Новости

    Волейбол

    Яңа елга –сәламәтлек канатларында!..”

    13.01.2019 ел.

    Спорт сөюче бәзәкәлеләр искечә Яңа елны спортзалда каршы алдылар. Волейбол  уены буенча ярыш “Яңа елга –сәламәтлек канатларында!..” – дигән исем астында үтте. Әлеге чараны  мәдәният йорты коллективы оештырды. Ярышта 5 команда көч сынашты. Барлык уенчылар да Бәзәкә авылыннан булуы – бик сөенечле күренеш. Венера апа белән Эльмира Хузиахметовалар уенчыларны һәм җанатарларны тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Баш судья Алексеев Константин Ильич (Иске Гришкин авылы егете) бәзәкәлеләрнең мондый ярышларда актив катнашуына, спорт сөючеләрнең күп булуына соклануын белдерде.

    Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Илмир Илгиз улы Кәшәфетдинов барлык катнашкан командаларга рәхмәтен белдерде, грамота белән буләкләр тапшырды. “Киләчәктә спорт сөючеләр саны тагын да артыр дигән теләктә калабыз”-диде ул.

    Ярышның иң өлкән җанатары – тугызынчы дистәне ваклап килгән авылдашыбыз Вәгыйз абый Бәхтегәрәев тә, алкышларын кызганмады - яшьләрнең шулай купләп катнашуы өчен зур горурлык хисе кичерәм, молодцы бәзәкәлеләр! Ярышта катнашучыларга , оештыручыларга зур рәхмәт -диде ул.

    Без дә үз чиратыбызда чараны оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән шәхси эшмәкәр Илгиз Кәшәфетдиновка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Авылдашларыбызның сәламәтлеге нык, авылыбызның киләчәге матур булсын дигән теләктә калабыз!

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться