• Новости

    А. Махмутова "Мохлисэ Бубый тууына-150 ел"

       

    1869 елның 21 февралендә (хәзерге стиль белән 5 мартта) дөньяга килгән кыз бала – атаклы мәгърифәтче Бубыйлар нәселенең мәшһүр бер әгъзасы Мөхлисә Габделгалләм кызы Бобинская-Бубый. Ул егерме ел буена (1917-1937) Русия мөселманнарының диния идарәсе әгъзасы, ислам тарихында бүгенге көнгә кадәр бердәнбер булып калган казыя, ягъни шәригать кануннарын яхшы белүче хөкемдар булган.

    Русиянең караңгы почмагы саналган Вятка губернасындагы Сарапул өязе, Иж-Бубый авылының (хәзер Татарстанның Әгерҗе районында) мәртәбәле имамы мөдәррис Нигъмәтулла улы Габделгалләм-хәзрәт (1834-1903) гаиләсендә туып үскән татар кызы  ничек бу дәрәҗәгә лаек булган соң? Кайда белем алган, карашлары кайда һәм ничек формалашкан? Мөхлисә Бубыйның исемен һәм, бигрәк тә, аның күп еллар казыя хезмәтен башкаруы хакында ишеткән һәркемдә мондый сораулар туачагында шигем юк. Мәгълүм ки: мондый дәрәҗәгә укымышлы, ислам тәгълиматын тирән белгән, зур ихтирамга лаеклы шәхес кенә ирешә ала. Һәм бу чыннан да шулай булган.

    тулырак

    знаменитости

    почетные люди









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться