• Новости

    Мин гашыйк булдым

    Җылы эзли җаннар, наз көтә

    20 март көнне Менделеевск үзәк китапханәсендә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән “Җылы эзли җаннар, наз көтә” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәне Татар китапханәсе китапханәчесе Г.Хафизова әзерләгән иде һәм ул һәрвакыттагыча ихлас мөнәсәбәттә үтте. Кичәгә килгән әдәбият сөючеләрне А.Әхмәтгалиева кыскача тормыш юлы белән таныштырып китте, әсәрләренең язылу тарихы турында сөйләде, җырлары башкарылды,   аннары үзенең иҗаты буенча күпсанлы сорауларга җавап бирде.

    А.Әхмәтгалиева китапларын Бәзәкә китапханәсе укучылары да яратып укый. Үзем аның иҗатын күптән кызыксынып күзәтеп барам. 2016 елда Республика яшүсмерләр китапханәсе үткәргән “Буктрейлер: весь мир- одна библиотека” дигән һөнәри конкурста яшүсмерләр өчен язылган “Мин гашыйк булдым” дигән китабына буктрейлер эшләп “Произведения татарской литературы” номинациясендә финалист булдым. Китапханәгә соңгы айларда кайткан “Ак читек”, халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган документаль бәян “Хәния” нең  кулдан төшкәне юк. Тирән эчтәлекле, тарих битләрен актарып язган ( “Туташ” романы беренче татар артисткасы С.Волжская-Гыйззәтуллина турында) романнары белән беррәттән тормышның бүгенге проблемаларын ачык күрсәткән, укучыны уйланырга мәҗбүр иткән башка әсәрләре дә бар безнең китапханәдә. Килегез, укыгыз!

    Ф.Башарова

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться