(Сатирик шигырь)
- Туган авылым минем, урамнарың синең
- Үзләре тар, бар бик киңе дә.
- Шул урамнар буйлап йөреп узды яшьлек,
- Истә калып күңел түрендә.
- Матур була, күркәм ямьле була
- Яз көннәрең, озын җәйләрең.
- Әмма бик тә ямьсезләнеп китә
- Көз көннәрең, салкын кышларың.
- Җәен яңгыр, кышын карлар явып
- Тутыралар авыл урамын.
- Чокыр-чакыр, баткак җирләр белән
- Тулды синең урам юлларын.
- Кар-бураннар баса урамнарны,
- Юллар көртләр белән каплана.
- Аптырашта калган машиначы
- Уйга кала, бик тә борчыла.
- Инде китеп Шанхай урамыннан
- Юл алынгач Олы урамга,
- Машиначы җиңел сулап куя,
- Батмый калгач карлы урамда.
- Суларың да сасы, эчәрлек тә түгел,
- Керләр юарга да пычырак.
- Нишли инде халык, башын кашый
- Чиста сулар бер дә булмагач.
- Урам этләре дә күбәйделәр,
- Ирек бирми тынычлап йөрергә.
- Урамга чыгарга куркып, утлар йотып
- Авыл халкы белми нишләргә.
- Су астында калды киң болыннар,
- Әрәмәлек, урман, күп күлләр.
- Кырларыңда үскән арыш-бодай
- Халкың искә төшереп сөйләр.
- Без үскәндә инеш бик киң иде,
- Бүә бүиләр иде һәр очта.
- Су керергә бала-чага, олы-карты
- Йөри иде инешкә шул чакта.
- Ямьле һәм киң инеш буең
- Биек таллар үсеп каплады.
- Иркен, чиста сулы инеш юлы
- Тарайды һәм ләмгә капланды.
- Урамнарың ташлы һәм чуерлы,
- Халык йөри абына-төртелә.
- Кайчан булыр инде бездә асфальт,
- Диеп Шанхай халкы һаман көрсенә.
- Безнең авыл урамнарында да
- Инше алла, булыр бәйрәмнәр!
- Сабыр итик, дуслар, сабыр итик,
- Сабыр төбе - алтын, дигәннәр.
- Булыр әле аның асфальте да,
- Менә шундый өметләр бездә.
- Урамнарда утлар янып торыр,
- Суларың да татлы, тәмле булыр.
- Еллар узар, узар безнең гомер,
- Бар да әйбәт булыр, инше алла!
- Җырламыйча калмас авыл халкы барбер
- Искә төшереп бу җыр юлларын:
- Туган авылым минем, яланнарың иркен,
- Инеш буең ямьле, тәмле суларың.
- Кырларың хуш исле, онытырлык түгел
- Сайрар кошларыңның моңнарын.
Гүзәл Габдуллина(Гыйльфанова), 2019 ел.
муза