• Новости

    Дуслык елмаюдан башлана

     “Дуслык елмаюдан башлана”. 29.07.2019.

    Бәзәкә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан, авылыбыз мәчете каршында оештырылган лагерьга йөруче балалар өчен “Дуслык елмаюдан башлана”- дигән ял сәгате оештырылды. Балалар бер-берсен елмаеп каршы алдылар, дуслык төшенчәсенең асылын аңлаттылар, кызыклы биремнәрне бик теләп үтәделәр, күмәк уеннарда үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә “Дуслык чылбырын төзү” уены балаларның күңеленә хуш килде. “Дуслык йорты” рәсем конкурсында алар барлык фантазияләрен “эшкә җиктеләр”: дуслык йорты нинди формада булырга тиеш, анда кемнәр яшиләр, нинди төсләр кулланырга, гади булырга тиешме ул, әллә киресенчә затлымы? Менә шушы сорауларны күздә тотып, алар кузаллаган рәсемнәрен кәгазь битенә төшердәләр. Чыннан да аларның хезмәте бик куркәм килеп чыкты, чөнки аларнын рәсемнәре дә “елмаеп” тора иде шул.

    Шунсы кызык:  елмаю ул – бары бер мизгел генә...Аның бер авырлыгы да юк, киресенчә бик җиңел, ә мәгънәсе бик тирән, бәясе бик зур, чөнки ул кеше күңелендә мәңгегә истә калырга, гомер буе сакланырга мөмкин...))))

                                                                                         Г.Гумерова.

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться