• Новости

    Адия Ибраева

    БАЛАЛАРНЫҢ ЯКЫН ДУСТЫ

    ӘДИЯ СӘЛИМОВНА ИБРАЕВА ТУРЫНДА

    Педагогия фәннәре кандидаты,

    КФУның Алабуга институты доценты

    Сәләхетдин Таҗиев

     

     Әдия апа белән беренче мәртәбә беренче сыйныфта укыганда таныштык. Ул безне октябрятлар сафына басарга хәзерләде. Аның белән кагыйдәләр өйрәндек, картоннан йолдызчыклар кисеп, аларны кызыл ситца белән тегеп, булавка белән значок ясадык. Бөек Октябрь бәйрәмендә безне октябрятка кабул иттеләр. Берничә айдан Казаннан чын, Володя Ульянов силуэты белән, значоклар алып кайттылар.

    Әдия апа бу бәйрәмгә безнең 4 малай белән «Тройка» биюен куйды. Мин кучер ролендә идем – хәзер дә исемдә! Мәктәптә укыган дәвердә ул өйрәткән биюләрне санап бетерерлек түгел! 

    3 сыйныфта пионер оешмасына кердек. Авыл клубында сәхнәдә Тантаналы вәгъдә бирдек, шәп итеп концерт та куйдык. Әллә күршесе булганга, әллә уку алдынгысы булганга Әдия апа мине якын итте, жәмәгать эшләрен оештырырга өйрәтте. 5 сыйныфта мин отряд советы председателе, аннан соң дружина советында уку секторы белән житәкче булдым. Өлкән сыйныфларда мәктәп комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Әдия апа биргән белемнәр, күнекмәлэр комсомол эшен оештыруда, институтка укырга кергәч ВЛКСМ комитетында, укып бетергәч авылыбыз мәктәбендә 2 ел директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, аннан соң Алабуганың ВЛКСМ шәhәр комитетында 2 секретарь булып эшләгәндә, пединститутта «Пионер һәм комсомол эше методикасын» укытканда, пионер кафедрасын оештырганда, авыл пионерлары белән эшләугә булачак укытучыларны хәзерлүгэ багышланган кандидатлык диссертациясе язганда hәм яклаганда мина бик кирәк булдылар.

    Әдия апа барлык авыл балаларынын кайсылары өчен әни, кайсысы өчен апа булды, укытучылар белән дус эшләде, авылдашларның ихтирамын сизеп яшәде. Институтта укыта башлагач, Республика пионер оешмасы советында эшләгәндә мин аның чын пионер вожатые булганын аңладым. Кызганыч, хәзер андыйлар юк дәрәжәсендэ… Соңгы вакытларда пионер оешмасы эшчәнлегенә формаль нәрсәләр кертә башлагач та ул пионер романтикасын югалтмады, балалар белән матур-матур кичәлэр, туган як буйлап туристик походлар, пионер учаклары уткәрде. Ул яңа ел балмаскарады, торле бәйрәмнәр, кичәләр үткәргәндә безнең өйгә кайтасы да килми иде. Хәтта әти-әниләр мәктәптән килеп алып китәләр иде. Пионер геройлар турында Әдия апа сөйләгәндә авыз ачып тыңлый идек, шул балаларга охшыйсы килә башлый иде… 

    Анын белән бозаулар янына шефлык курсәтергә барып йөрүләр истә. Тимур командалары чынлап та Аркадий Гайдар китабында язганча эшли иде. Металлолом, макулатура, кош тизәге җыю операцияләре унышлы утәр иде. 
    Ә район узешчән сәнгать смотрында безнең мәктәп гел беренче урынны алып килүдә, әлбәттә, Әдия апаның роле зур булды.

    Татарстанда гомер буе пионер вожатые булып эшләп пенсиягә киткән ике генә кеше бар, шуларнын берсе безнең Әдия апа! Мин аның пионеры булганыма бик шат hәм горурланам. 

    Пионер оешмасы таркалса да без, Әдия апаның балалары, аның эшен дәвам итәбез. 

    Рәмзия Гәрәевна Мөхетдинова (Гыймазетдинова) Әдия апаның эшен дәвам итүчеләрнең берсе. Ул эшләгәндә пионер дружинасы hәм мәктәп гөрләп торды. Ул шулай ук авылыбыз горурлыгы! 

    Үзем 45 ел пионер лагерларында өлкән вожатый булдым. Ык Тамагында, аннан соң тау башында иске мәктәп бинасында Әдия апа белән «Кама» колхозынының пионер лагерында директор, өлкән педагог булып эшләдем. Авылга кайткач авылдашлар килеп шул лагерь хәтирәләрен сөйлиләр. Институтта ел саен 500 дән артык вожатый эзерләп республика лагерларына эшкә җибәрдек, җибәрәбез. Минем студентларым берничә ел Бөтенсоюз пионер лагеры «Артекта», Боөенроссия лагеры «Орленок»та эшләп кайттылар. Хәзерге вакытта Алабугада Вожатыйларның республика мәктәбе белэә житәкчелек итәм. Балалар оешмалары hәм ял лагерлары эше теориясе hәм методикасы буенча махсус курсларым, чыгарган китапларым бар. 90-нчы елларда Алабугада эксперименталь «Сәфәр» балалар оешмасы оештырып яңа эш формалары, ысуллары эзләгәндә Әдия апа образы, аның киңәшләре гел куз алдында торды. Барлык эшләгән эшләрем - Әдия апаның да хезмәт җимешләре дип уйлыйм. 

    Үземнең Әдия апа турында кыска гына булса да хәтирәләремне 1973 елда студент чагымда «Вожатый» (Мәскэу) журналында чыккан мәкаләм белэн тәмамлыйсым килә: 

     

     

    СЛОВО О ДРУГЕ 

     

    Больше четверти века работает вожатой в Бизякинской средней школе Елабужского района Адия Салимовна Ибраева. И все эти годы ее судьба крепкими нитями связана с пионерской организацией села, где она родилась, училась и работает. 

    Пионеры ее дружины - активные, боевые, до всего им есть дело. То бегут они на ферму, то делают радиовыпуск колхозной газеты, то с концертами уезжают в дальние села. И вожатая Адия Салимовна - душа каждого пионерского дела. Помогают ей в работе агрономы, зоотехники, комсомольцы колхоза. На каждую просьбу откликаются горячо, заинтересованно, потому что они тоже были когда-то ее пионерами. Так что и поныне они выполняют пионерские поручения своей вожатой. 
    О ее семье можно сказать много добрых слов. Муж - передовой нефтяник, старший сын - мастер на комбинате, младший учится в техникуме, станет химиком. Дочь Мансура - семиклассница, она мечтает быть пионерским работником. А самая маленькая Гузалия еще в детском саду.

    Четверо своих детей и сотни пионеров в дружине. И каждому она дарит частичку своего сердца. Иначе Адия Салимовна не умеет.

    Многие ее воспитанники работают пионервожатыми, учителями, директорами школ, методистами в домах пионеров. В село Бизяки часто приходят письма. В них рассказы об успехах и просьбы помочь, подсказать.

    Бизякинская пионерская дружина считается одной из лучших в Татарской АССР. К 50-летию пионерской организации она получила звание правофланговой, Адия Салимовна недавно награждена значком «Отличник народного просвещения». 

    Я коротко рассказал о своем первом друге, замечательном друге -вожатой. Это она помогла мне вы брать профессию. Благородную профессию педагога. 









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться