• Новости

    Нажия Махмутова

    МӘХМҮТОВА  НАҖИЯ АПА  ИСТӘЛЕГЕНӘ.

           Быел 2017 елның 25 июлендә Наҗия апаның безнең арадан киткәненә 10 ел була. Ул 1924 елда Бәзәкә авылында туа, гомер буе шунда яши, эшли, балалар үстерә. Мөхетдинова Рәмзиянең “Укытучым, кадерлем” исемле китабында Наҗия апаның биографиясе тулы итеп бирелгән. Мин, үземнең туган апам буларак, аның турында кайбер нәрсәләр өстәп китәсем килә.

          Мәхмүтова Наҗия апа, укытучы буларак, үзенең эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән кеше иде. Рәмзиянең китабында Казан һәм Алабугадан килгән комиссиянең  Наҗия апаның сыйныфында үткәргән контроль эшләренең нәтиҗәләре турында язылган. Минем ул тикшерүнең ничек үткәне бүгенгедәй хәтеремдә. Казаннан бөтен укытучыларның котын алып торган инспектор Чихирева, Алабугадан шундый ук инспектор Фәйзуллина килде. Алар килгәнче үк бөтен укытучылар тынычлыкларын югалттылар. Мин бу турыда яхшы беләм, чөнки Чихирева, Мәскәү тикшерүчеләре белән килеп, мине дә тикшергән иде. Ә Фәйзуллина белән Алабуга РОНОсында бергә эшләргә туры килде. Алар укытучыларга булышырга түгел, киресенчә, батырырга тырышалар кебек. Мин ул вакытта 7-сыйныфта укый идем.  Мәктәптә рус теленнән тикшерү башланды. Һәр сыйныфта контроль эш уздырдылар. Укытучылар балалар янына якын килү түгел, класска да керергә тиеш түгелләр иде. Диктантны рус балаларына яздыргандай тиз-тиз генә укыдылар, биремнәрне тактага язып, аңлатып та тормыйча эшләттеләр. Әлбәттә инде, юньләп русча белмәгән укучылар ни эшләсен, бөтен мәктәп белән диярлек 3ле, 2ле, 1ле билгеләре алдылар. Ә Наҗия апаның бер икелесе дә булмады. Ул беркемнән дә курыкмый, укучылары өчен утка-суга керә ала иде. Аңа да иң арткы партага гына утырырга рөхсәт иткәннәр. “Карап торам, - ди Наҗия апа, - минем укучылар бернәрсә дә аңламыйлар, миңа карыйлар. Алар бит башлангыч укучылары, русчаны бөтенләй белми диярлек. Тикшерүче янына килдем дә, “Сезнең методыгыз дөрес түгел, татар балалары белән алай эшләргә ярамый”,-дидем. Боларның күзе шар булды. Алар аптырап торган арада, такта янына чыгып, куркып калган балаларга үземчә тиз генә аңлаттым. Минем аңлатуга бәйләнерлек түгел иде, минем тарафтан бернинди подсказка да булмады. Үз урыныма барып утырдым. Күрәм, балаларым, җиңел сулап алдылар да, эшкә керештеләр”. Шулай итеп, бер аның классында гына яхшы билгеләр булды. Рәшит абый Бәшәров Наҗия апаның шундый уңышына исе китеп: “Сезнең ничек укучыларыгыз шулай яза алды?”- дигән соравына, Наҗия апа: “Яхшы укыту гына җитми, укытучыга үзенең эшен дөрес итеп күрсәтә белү дә кирәк”,- дип  җавап биргән. Рәшит абый үз эшенең остасы, русчаны да, рус әдәбиятын да яхшы белә, укучылар да үзен бик яраталар, укытучылар да хөрмәт итә иде аны. Ул Наҗия апаның русчасы әллә ни булмаганын да белә. Укытучыга үз эшеңне белү, ярату гына җитмәгәнен, әле, русча итеп әйтсәк, үз эшеңне отстоять итә белү бик мөһим булганын мин шуннан соң үземә кагыйдә итеп алдым. Һәр эшемдә Наҗия апа шул ягы белән миңа үрнәк булып торды. Ә Наҗия апаның русчасына килгәндә аның улы Фәрит бик кызык әйтә иде: “Әнәй, синең русчаң кытайча бит,”- дигәнгә, -“Соң, өйрәтегез”- дип җавап бирә. Фәрит: “Әнәй, аны өйрәнергә сиңа соң инде”,- ди торган иде. Кагыйдәләрне бик тырышып өйрәнә, укучылар белән, дәрестән соң калып, күпме кабатлый, алары да бик әйбәт белә, тырышып укыйлар иде. Аның эшенә бирелгәнлеген, тырышып эшләвек күреп, аны “Халык мәгариф отличнигы” һәм “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән югары исемнәр белән бүләкләделәр. Мондый исемнәр бик аз укытучыга бирелә.

           Наҗия апа бөтен эшкә дә алына, аны яхшы итеп башкарып чыга. Өйдә дә һәр эшне дә бик тиз эшли, җитез, нык.  Безгә дә көн саен диярлек йөгереп килә, бәрәңге алганда үзләренекен тиз генә алып бетерә дә, безгә булыша. Туры сүзле, кирәк икән усал да була белә. Мин үзем дә шул ягы белән аңа ошап барам. Алиса апа да: “Наҗия апа кебек син, бигрәк туры әйтәсең”, - ди. Без Алабугага күчеп киткәч, безне сагынып көтеп ала. “Мин исән чагында кайтыгыз, аннары кайта алмассыз”,- ди торган иде. Улы Фәритне югалтуны бик авыр кичерде. Мин бер авылга кайткач: “Күрше Фатыйма апаның малае бик эчә, шуңа кайгыра”,- дигән идем, - “Ул кайгы түгел, аның улы исән, кайгырмасын”- дип җавап бирде.

           2007 елның 9 июлендә Наҗия апаның килене Мәдинә: “Әнәй реанимациядә, инсульт, иртәгә палатага күчерәләр”, - дигәч, югалып калдым. Икенче көнне үк яныны киттем. Хәле бик үк әйбәт булмаса да, әле үз акылында, әзрәк сөйләшә дә иде. Мин көндез, Мәдинә төнлә сакладык. Камил көн саен килә, аңа бик сөенә иде. Алиса апа белән аның кызы Диләрә дә кайттылар. Кызым Светлана белән улым Роберт та Наҗия апаны бик яраталар, хөрмәт итәләр иде. Барыбыз да берүзен генә калдырмаска тырыштык. Фәритнең хатыны Хәбирә дә килде, ул да апа янында калгалады. Альта апа гына Германияда калды. Бик эссе көн булган. Наҗия апа кояшның иң кыздырган вакытында ишек алдындагы чүпне утый башлаган. Мин әйтәм: “Шуны утамасаң, ни булыр иде?”- дим. “Кешедән оят бит”,- ди. Шулай чирләп тә киткән.

            Көннәрдән бер көнне Наҗия апа әйтә: “Путинга бик читен булыр инде”. “Нигә?”- мин әйтәм. “Пионерларны, комсомолларны бетереп дөрес эшләмәделәр. Хәзер кемгә таяныр инде”, - ди. Кемгәдер көлке тоелыр, бәлки. Тик аның бу сүзләре үз эшенә ничек бирелгәнлеге, бөтен барлыгы белән тәрбия зшен кайгыртуы турында сөйли. Үлем түшәгендә ятканда да ил турында кайгыртуы башка сыймаслык хәл. Кулын күтәреп, нәрсәдер язган кебек. “Наҗия апа, акбур белән тактага язасыңмы, дәрес алып барасыңмы?”- дим. “Әйе,”- дип баш кага.

           Үзем белән һәрвакыт кечкенә генә догалар китабы йөртәм. Соңгы вакытта Наҗия апа Бәшәрова Тәскирә апа белән дуслашып китте. Күршесе Фәния апаның дога укуын тыңларга ярата иделәр. Мин Наҗия апага: “Берәр дога укыйммы?”- дим “Укы”, - ди. Мин укыганны игътибар белән тыңлап торды да: “Фәния лучшерак укый”, - ди. Шулай да шуннан соң еш кына миннән укыта башлады, минем уку белән ризалашты.            

            Соңгы юлга бөтен авыл халкы озытырга килгән иде. Гомерен укучыларына багышлаганга күрәдер инде, аның һәр классы бөтен мәктәптә иң көчлеләрдән саналды. Наҗия апа һәр укучысының тормышы белән кызыксынып торды, кирәк икән тотып ачуланырга да булдыра иде, чөнки ул аларны үз балалары кебек якын күрде. Һәрберсенең уңышына сөенә иде.

            Урының оҗмахта булсын, Наҗия апа. Без сине онытмыйбыз. Синең эшләгән яхшылыкларың безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

       (Әнисә Мәхмүтова, апрель 2017 ел)

    личности









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться