• Новости

    Камил Гыйльмуллин

    Гыйльмуллин Камил Гыйльмулла улы 1929 елның 17 январенда Бондюг районы Камай авылында туа. Җидееллык мәктәпне 1943 елда гел яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң Удмурт Республикасының Әсән зооветеринария техникумында  зоотехник булырга укый. Укып бетергәннән соң Морт районы (хәзерге Алабуга районы) Иске Юраш авылында эшли. Сугыштан соңгы авыр еллар. Фермада фән кушканча эшләү өчен мөмкинлекләр юк, алган белемне кулланып булмый.  Башкарган хезмәтеннән канәгать булмаган егет һөнәрен алыштырырга карар кыла һәм Алабуга шәһәрендәге икееллык укытучылыр институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң Иске Бигәш авылы мәктәбендә химия, биология, география фәннәрен укыта. Шунда эшләгәндә сөйгәне, Мамадыш районы Көек Ерыкса авылы кызы Лена Хөрмәтуллина белән өйләнешәләр. Бигәш авылында шул елларда “Бигәш” фольклор ансамбле оеша, Камил Гыйльмуллин ансамбльнең ик актив членнарыннан берсе була.

    Гыйльмуллиннар гаиләсе 1959 елда Бәзәкәгә күченәләр. Бу турыда Р.Мөхетдинова үзенең “Укытучым, кадерлем...” дигән китабында менә ниләр яза: “Лена апа – рус теле һәм әдәбияты, Камил абый – география, тарих фәннәре укытучылары иде.

    Камил абый энергияле, көчле ихтыярлы, талантлы укытучы иде. Шушы сыйфатлары өчендер, аны бик тиз арада мәктәп директоры итеп билгеләделәр.

    Камил абый дәресләрен җанлы, кызыклы итеп үткәрә иде. Дәреслек материал белән генә чикләнмичә, төрле газета-журналлардан мисаллар китерә, алардан өзекләр укый һәм иң кызыклы урында туктап җавапны үзебезгә эзләргә, табарга, фикеребезне белдерергә куша. Гомумән, укытучыбыз үзенең дәресләрендә киләчәктә хыялланган һөнәрне үзләштерү өчен төпле белем кирәклекне безгә һәрдаим искәртеп, башыбызга, күңелебезгә сеңдереп килде. Үзе хәрәкәтчән, тынгысыз, янып торган кеше буларак, укучыларның пассивлыклары, сүлпәнлекләре белән килешми, киресенчә активларны, кыюларны, чаяларны хуплый, өстен күрә иде.

    Укытучы – белем бирүче дә, тәрбияче дә,  иҗатчы да. Камил абый Гыйльмуллин, директор, парторг булуына карамастан, шәкертләре белән бер казанда кайнады. Смотр концертларына әзерләнгән чакларда, кичләрен ул безнең янга килеп, монтаж, сценарийлар төзергә, отышлы җыр-биюләр сайларга, үзенчәлекле чыгышлар уйлап табарга ярдәм итте. Смотр концертларына да килеп җитә, чыгышыбыз өчен җан атып, безне рухландырып тора, бару-кайту өчен техника мәсьәләсен дә хәл иткән була. Укытучыбыз үзе дә кичәләрне кызыклы итеп алып бара иде: сүзгә, телгә осталыгы, һәр бәйрәмдә халык тулы клубта, мәктәптә үз шигырьләрен тәэсирле итеп укуы әле бүген дә күз алдында.”

    Гыйльмуллиннар гаиләсе Бәзәкә халкы күңелендә якты эз калдырып 1965 елда китеп баралар һәм Түбән Кама шәһәренә барып урнашалар, үз һөнәрләре буенча хезмәтләрен дәвам итәләр, өч бала – Илсөяр, Рамил, Әлфирәне тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Лена апаның гомере бик иртә өзелә, 43 яшендә дөнья куя ул.

    Гомере буе иҗат һәм сәнгатьне яраткан Камил Гыйльмуллин 80-нче елларда Түбән Камада оешкан “Мунча ташы” эстрада театрына нигез салучыларның берсе. Үзен “җитмеш яшьлек өлкән бүре” дип атаган Камил ага театрга кызыклы идеяләр ташып, юмористик шигырьләр, кызыклы монологлар, җыр текстлары язып тора. Халык алдында үз шигырьләре белән дә, төрле рольләрдә дә чыгыш ясый. Театрда үзенә  “КГБ” кушаматы таккан булганнар – “Камил Гыйльмуллин бандасы”.

    Үз гомерендә 2 китап чыгарган, шигырьләре рус телендә укучы татар балалары өчен  дәреслекләргә  кертелгән талантлы шәхес Камил Гыйльмулла улы Гыйльмуллин 2017 елның 7 сентябрендә вафат була, Түбән Кама шәһәрендә җирләнгән.

    Һәрчак ачык йөзле, шаян сүзле, җор телле һәм күтәренке күңелле оптимист мөгаллим Камил абый Бәзәкә халкы, укучылары күңелендә һәрчак шулай сакланыр.

    личности









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться