• Новости

    Мохлисэ Бубый

    Мөхлисә Бубыйга багышланган конференция

     

    2019 елның 5 октябрендә Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында күренекле мәгърифәтче, барлык татар халкының горурлыгы булган атаклы Бубыйлар нәселенең мәшһүр бер әгъзасы Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина-Бубыйның дөньяга килүенә 150 ел тулуга багышланган “Мөхлисә Бубый – милләтебезнең якты йолдызы” дигән төбәкара фәнни конференция узды.

    1869 елның 21 февралендә (5 мартында) дөньяга килгән бу кыз бала егерме елга якын (1899-1917) туган авылында һәм Троицк шәһәрендә мөгаллимә, дарелмөгаллимәт, ягъни мөгаллимәләр хәзерли торган уку йорты мөдирәсе, егерме ел (1917-1937) Русия мөселманнарының диния идарәсе әгъзасы, ислам тарихында бүгенге көнгә кадәр бердәнбер диярлек казыя, ягъни шәригать кануннарын яхшы белүче хөкемдар булган. Бөтен гомерен халкына багышлаган абруйлы казыя, 68 яшьлек Мөхлисә ханымның тоталитар режим корбаны булуын да искә төшерик: ул “Башкортостанда контрреволюцион баш күтәрүче милләтчеләр оешмасы”нда катнашуда гаепләнеп, 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелгән.

    Конференциядә Казаннан килгән зур төркем галимнәр, руханилар һәм җәмәгать эшлеклеләре, Удмуртия, Чувашия республикалары һәм Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисләре, Казан, Стәрлетамак һәм Оренбург хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, Әгерҗе районы башлыгы һәм активистлары катнашты. Көннең беренче өлешендә кунаклар Иж-Бубый авылы музее һәм башка тарихи объектлар белән таныштылар, Габдулла Бубый кабере янында Бубыйлар рухына багышлап дога кылдылар, яңадан торгызылучы Мөхәммәтҗан-бай йортында өйлә намазын укыдылар.

    Конференциянең фәнни өлеше Иж-Бубый авылының халык белән шыгрым тулы мәдәният йортында үтте. Мөхлисә Бубыйга багышланган кыска гына кереш – прологтан соң руханилар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре үзләренең чыгышларында хатын-кызларның хәзерге тормыштагы ролен, Мөхлисә ханым шәхесенең тарихтагы урынын бәяләделәр. Конференция җылы, күтәренке рухта узды.

    А.Х.Мәхмүтова

    #альтамахмутова #альтамәхмүтова #моибизяки #бизяки.рф #мухлисабубый #мөхлисәбубый

    история









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться