Укучыга кабул итү
17 октябрь көнне урта мәктәпнең I-сыйныф укучылары җитәкчеләре Г.Нуретдинова белән Бәзәкә китапханәсенә килделәр. Китапханәче Ф.Башарова китапханә белән таныштыру өчен библиографик дәрес үткәрде.
Укучылар дәрестә китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, абонемент, китап күргәзмәләре, дәүләт символлары, балалар өчен газета-журналлар, белешмә-библиографик әдәбият белән таныштылар, әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына җавап эзләделәр. Шулай да кечкенәләр өчен иң кызыклысы күләме буенча иң зур һәм иң кечкенә китапны карау булды. Чара соңында китапханәче аларга “Китапханәгә чакыру” кагәзе һәм кечкенә бүләкләр өләште. Балалар китапханәгә укучы булып язылдылар һәм үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.
17.10.2019 ел