• Новости

    "Хэят"тэ кунак

    «Хәят» түгәрәгенә  кунак килде

    Бәзәкә китапханәсендә өлкән яшьтәгеләр өчен эшләп килүче “Хәят” түгәрәге үзенең эшен дәвам итә. Чираттагы утырышта бирегә кунак булып хаҗия Зәйнуллина (Җиһаншина) Мәүгидә апа килде. Мәүгидә апа тумышы белән Бәзәкә кызы, ләкин үз көнен үзе күрергә дип авылдан бик яшьли чыгып киткән. Яшьлеген Украинада, гомеренең озак елларын Башкортстанда үткәргән. Бүгенге көндә дин юлында булган Мәүгидә апа түгәрәккә йөрүче авылдашларының дин турындагы сорауларына җавап бирде, китапханәдәге дини әдәбият белән танышты, аннары “Коръән” аятьләре укыды. Соңыннан түгәрәк чәй табыны артында апалар онытылмас яшь чакларына кайтып килделәр, ил-көндә булган яңалыклар турында сөйләштеләр.

    (декабрь 2019)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться