• Новости

    Презентация книги Рамзии Мухутдиновой "Гомер жырда калсын"

    Гомер җырда калсын

    Бәзәкә авылының горурлыгы булган шагыйрь М.Гыймазетдиновның иҗатын өйрәнү һәм  танытуга авылдашлары күп көч куялар. 2019 елда педагог - ветеран Р.Мөхетдинованың “Гомер җырда калсын”  дигән китабы басылып чыгу шуның ачык дәлиле.

    Һәм менә матур декабрь кичендә авылдашлары  Бәзәкә мәдәният йортына аның 76нчы туган көне уңаеннан әзерләнгән Р.Мөхетдинованың  “Гомер җырда калсын” китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдылар. Кичәне алып баручылар, мәдәният йорты директоры Г.Гомәрова һәм китапханәче Ф.Бәшәрова, иң элек Р.Мөхетдинованың иҗаты белән таныштырып үттеләр. Чөнки бу елда басылган китап - авторның 5нче иҗат җимеше, анда М.Гыймазетдинов турындагы матбугат битләрендәге язмалар, интервьюлар, истәлекләр, вафатыннан соң каләмдәшләре, якташлары язган шигырләр, фотоядкаръләр урын алган. Гомумән, безнең, ягъни авылдашлары өчен, гаять кирәкле мәгълүмат тупланган. Кичәдә катнашучылар  китапның кыскача эчтәлеге белән таныштылар. 

    Р.Туктаманова һәм Ф.Галимова М.Гыймазетдиновның хикәяләрен, укучылар Р.Хуҗахранова, А.Гыйльметдинова, А.Нуретдинова шигырьләрен укыдылар, Э.Хуҗахмәтова җырын башкарды, М.Исмәгыйлова балачак истәлекләре белән уртаклашты. Кичә электрон презентация белән тулыландырылды. Кичә соңында Ф.Бәшәрова  китапханә чараларында актив катнашучыларга “Рәхмәт хатлары” тапшырды, теләкләрен җиткерде.

    Язмамны кичәгә язылган сценарийдан өзек белән тәмамлыйсым килә: “Китапка аның (Р.Мөхетдинованың) район газетасы корреспонденты С.Савинага биргән “Эстафетаны кабул итеп” дигән интервью урнаштырылган. Анда журналист мондый сорау бирә:  “Серегезне ачыгыз әле: Сез ничек һәрвакыт энергияле , боекмаучан, күтәренке күңелле була аласыз”, дигән сорауга  Рәмзия апа болай дип җавап бирә: “Мин кече яшьтән җырларга, биергә һәм шигырь сөйләргә яраттым. Өченче класстан ук “Коммуна” театры сәхнәсендә чыгыш ясадым... Ниндидер яңаны, үземнекен ачу, башкару өчен омтылу – минем эшемнең максаты. Бу минем геннарга салынган дип уйлыйм: нәрсәнедер оештырырга, барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга. Аннары, халкыбыз үз традицияләрен, үзенең милли культурасын онытмасын дип хыялланам”. Менә шундый акыллы фикер белән кичәбезне тәмамлыйбыз, ә Рәмзия апага ышандырып әйтәбез – сез бастырган китаплар халкыбыз традицияләрен, бәзәкәлеләрне бервакыт  оныттырмас!” 

    Ф.Бәшәрова (13 декабрь 2019 ел)

    Гомер җырда калсын  электронный вариант книги

    Муза

    Клуб

    Библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться