• Новости

    Ильдар Нуруллович, юбилеегыз белэн!

     

    2019 елның 2 декабрендә Бәзәкә авылының хөрмәтле аксакалы Ильдар Нурулла улы Минибаев үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ильдар абый бик күп бәзәкәлеләрнең яраткан укытучысы да, райондагы күп колхозларның җитәкчесе дә иде. Бәзәкәдә тумаса да, безнең авылны ул туган авылы кебек ярата. Аның авыл халкы өчен эшләгән изге эшләрен санап кына бетерерлек түгел. Шулай да бер изге гамәлен искә төшереп китәсе килә: әгәр дә Ильдар абый җиң сызганып, бөтен танышлыкларын, көчен һәм вакытын кызганмыйча алынмаган булса, әле бүген дә Шанхай өйләрендә газ булыр идеме икән?

    Ильдар абый! Бераз соңарып булса да, Бәзәкә сайты укучылары Сезне олы юбилеегыз белән котлый! Бәхеткә, шатлыкка, авылдашларның хөрмәтенә төрелеп озак еллар сәламәт булып яшәгез, Ильдар абый!

    ________________________________________________________________________

    Человек-универсал

    (Менделеевские новости. Рахиля Мирзаянова)


    Недавно 70-летний юбилей отметил житель села Бизяки Ильдар Миннибаев.
    В его судьбе были удивительные повороты, но коммуникабельность, умение оперативно приспособиться к жизненным ситуациям помогали Ильдару Нурулловичу «не съехать в кювет», а достойно идти вперёд. Юбиляр родился в Буинском районе в многодетной семье. Отец прошёл по фронтовым дорогам, был инвалидом войны, мама учительствовала. После школы Ильдар остановил свой выбор на специальности зооинженера, поступил в Ульяновский аграрный институт. Организаторские и ораторские способности выявились в роли конферансье в ансамбле «Идел таңнары», должности заместителя секретаря комитета ВЛКСМ института. В армии И.Миннибаев получил высокую награду – медаль «За воинскую доблесть».
    Послужной список юбиляра в отрасли сельского хозяйства широкий: в разные годы председатель колхоза им. Тукая, «Кама», «Игенче» в Менделеевском, «Красный луч», арендатор совхоза «Радуга» в Елабужском районах.
    Следующем направлением, где Ильдар Нуруллович проявил себя, стало образование. При этом он пополнял и багаж знаний – окончил заочно агрономический факультет Казанского сельхозинститута, партхозактив при Ульяновском областном комитете, Набережночелнинский институт переквалификации педагогических кадров.
    И.Миннибаев долгие годы в Бизякинской школе преподавал основы сельского хозяйства, биологию и историю, был физруком и военруком. Его уроки запомнились ученикам неординарным подходом к темам, интересными практическими занятиями.
    – В своей жизни я построил не один, а пять домов, посадил десятки деревьев, вырастил сына и дочь, – сказал он.
    70 лет – это прекрасная дата мудрости, достижений и наслаждения трудами прошлых лет. Сохраните на долгие годы бодрость духа, стремление узнавать новое и шагать в ногу со временем.

    _______________________________________________________________________

    Автобиография: Минибаев Ильдар Нурулла улы

    Туган җирем-Буа районы Сарсаз авылы. 1949 елның 2 декабрендә күп балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен. Әти Нурулла Калимулла улы фронтовик. Әни Мөнәвәрә Җамалетдин кызы- укытучы.

    1966 елда Чүпрәле районы Иске Шәйморза мәктәбен тәмамладым. Армиядә Тула өлкәсенең Плавск шәһәрендә сержантлар мәктәбен тәмамлагач Алтай өлкәсендә рота старшинасы булып хезмәт иттем. “За воинскую доблесть” медале белән бүләкләндем. Бүгенге көндә отставкадагы өлкән лейтенант.

    Армиядән соң Ульяновск авыл хужалыгы институтының зооинженерия факультетын “с отличием” тәмамладым. Укыган чагында институт комсомол комитетының секретаре урынбасары вазифаларын үтәдем. Шул ук вакытта институтның Равил Байбиков җитәкчелендәге “Идел таңнары” ансамблендә конферансье булдым. Чаңгы буенча Ульяновск өлкә командасында составында чыгышлар ясадым. Соңыннан Казан авыл хужалыгы институтының агрономия факультетында читтән торып укып чыктым. Шулай ук Ульяновск партия өлкә комитеты каршында партия-хуҗалык мәктәбендә укыдым. Соңрак Яр Чаллы педагогик кадрларны кабат квалификацияләү институтын “с отличием” тәмамладым.

    Эш урыннары:

    -Менделеевск районы “Кама” колхозында партком секретаре;

    -Алабуга районы “Красный луч” колхозы рәисе;

    -Менделеевск районы Тукай исемендәге колхозда, “Кама” колхозында, “Игенче”(Сәйтәк авылы) колхозында рәис булып эшләдем;

    -Алабуга районы “Радуга” совхозында арендатор булдым;

    -Бәзәкә урта мәктәбендә трактор һәм авыл хуҗалыгы нигезләре, ОБЖ, биология, тарих, физрук, военрук һәм башка фәннәр укыттым. Татарстанның “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” бүләгенә лаек булдым;

    -Менделеевск шәһәрендә Райбытуправление начальнигы булып эшләдем.

    Гомеремдә 5 өй салдым: Бәзәкәдә 3, Хлыстовода, Песәйдә.Тормыш иптәшем Зөбәйдә белән кызыбыз Чулпан һәм улыбыз Булатны үстердек. Берничә меңнән артык агачлар утырттым Бәзәкәдә Шанхайда һәм пай җирләрендә.

    Хәзерге вакытта улым Булат җитәкчелендәге умарталык буенча “ИлБуМин” КФХда киңәшче.

    тулырак

    личности









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться