2019 елның 16 сентябреннән алып 16 ноябрьга кадәр “Республика балалар китапханәсе” оештырган “Читающие дети” әдәби марафон акциясе үтте. Бу акциядә Бәзәкә китапханәсенең ике укучысы – Рдаева Рания(4 сыйныф) һәм Гыйльметдинов Данияр (3 сыйныф) катнаштылар.
2019 ел төгәлләнеп килгән көннәрдә - 24 декабрьдә, Менделеев балалар китапханәсе төрле акцияләрдә катнашучыларны “Китап күңелләрне җылытсын” дигән чарада билгеләп үтте. Бу күңелле чарада Бәзәкәдән Рания Рдаева һәм “Яраткан китабымның авторына хат” акциясендә катнашкан Рафаэль Гимазов катнаштылар. Аларга “Республика балар китапханәсе”нең дипломнары тапшырылды. Бу укучыларга зур рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә китап белән дус булсыннар һәм уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калам.
Ф.Башарова