• Новости

    Кунакчыл Бэзэкэ

    Кунакчыл Бәзәкә

     

    Яңа елга аяк басарга җыенган көннәрдә китапханәнең “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр чираттагы чарага җыелдылар. Ул бу юлы татар халык ашларына багышланган һәм “Кунакчыл Бәзәкә” дип атала иде.

     Чарада катнашучыларны китапханәче иң элек “Татарлар – кунакчыл халык” дигән китап киштәсендәге аш-суга багышланган китаплар белән таныштырып үтте.

    Татар халкы гомергә аш-су әзерләргә оста булган. Һәм әлбәттә ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә дә бәйле булган. Иген игеп тормыш иткән татар кешесе күбрәк ризыкны оннан, ярмалардан әзерләгән. Ә итле ризыклар өчен сарык, сыер, ат һәм кош  итләре кулланган. Шулай ук татар ашлары арасында сөт ризыклары зур урын алып торган. Ә менә балык белән яшелчәне элек татарлар сирәгрәк кулланганнар.

    Бу чара авылыбызда  никадәр оста һәм уңган хатын-кызлар яшәвен күрсәтте. Озак еллар дәвамында хисапчы булып эшләгән Хөрмәтуллина Р. соңгы елларда дәвалы үләннәр җыю белән мавыга. Бүгенге чарага да ул күптөрле үләннәр алып килгән иде: тукранбаш, мәтрүшкә, гөлҗимеш, юкә чәчәге, бөтнек, мелисса һ.б. Шушы үләннәрне әзерләү вакыты, саклау һәм куллану, дәвалау үзлекләре турында Р. Хөрмәтуллина бик тәфсилләп сөйләде. Бәзәкә килене Ф.Бәшәрова Әгерҗе төбәгендә бүгенге көннәрдә дә бик популяр ризык – төплекәй әзерләгән иде. Бу ризыкны элек сыер бозаулагач угыз эремчегеннән пешергәннәр һәм шуның белән туганнарны да кунак иткәннәр. Әлеге матур традиция инде югалып барса да, файдалы ризык буларак төплекәйне хәзер дә яратып әзерлиләр. Һәр татар табынының күрке безнең якларда  ул - шулпалы ит бәлеше. Бүгенге чарага телләрне йотарлык тәмле бәлеш пешергән Ф.Галимова да үзенең бәлеш рецепты белән, ә авылның аш-су остасы Т.Сибгәтуллина  кишер бөккәне һәм балан пирогы  әзерләү серләре белән уртаклашты.

    Соңгы елларда татарлар башка халыклар үрнәгендә яшелчәләрдән әзерләнгән салкын ашларны һәм ризыкларны да куллана башладылар. Р.Туктаманова әзерләгән витаминлы салат, Ә.Закирова пешергән итальянча пицца да  авылдашларыбызның заман белән бергә атлавын күрсәтте.

    Татар халкы чәйне бик күптәннән һәм яратып эчә. Ә менә авылдашыбыз М.Плотникова гаиләсе өчен витаминлы эчемлекләр - мүк җиләге һәм сырганактан морс әзерли икән. Бүгенге чарада ул авылдашларына әлеге морсны тәкъдим итте.

    Әлбәттә, соңыннан  шушы әзерләнгән мул ризыклы түгәрәк өстәл янында Яңа ел теләкләре белән кушылып бәйрәм дәвам итте. Киләсе елда да күкләребез тыныч, илләребез имин, үзебез сау-сәламәт булып, яңадан түгәрәктә очрашыйк дигән теләктә саубуллаштылар Иске ел белән “Хәят”челәр.

     Ф.Бәшәрова

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться