1.Кайтып киләм авылым урамыннан,
Салмак кына атлыйм, ашыкмый.
Горур йортлар мине сәламлиләр,
Авылдашлар җылы каршылый.
Кушымта:
Еллар узса да, кайда булсам да,
Бәзәкәм минем күңелемдә.
Чишмә агышы, тургай тавышы
Уелып калган хәтеремдә.
2.Сагындырган һәрбер сукмагы да,
Авылымның гыйшык таңнары,
Мәтрүшкәле алан, әрәмәлек,
Җиләк җыйган кызлар чокыры.
3.Кадерле бит миңа һәр почмагы,
Балачакта гизгән кыр, басулар.
Кама буе, куе урманнары,
Чишмәләрнең татлы сулары.
Резеда Шамсуллина