• Новости

    Бабам- Ватан солдаты

     

     

    Гафаров Габдрахман 

     


    Бондюг районы Б
    әзәкә авылында Гафаровлар гааиләсендә өч малай дөньяга килә. Беренче уллары – Гафаров Габдрахман Мифтахетдин улы, ягъни минем бабам туа.

    Әтиләре 54 яшендә үлеп китү сәбәпле, үсмер Габдрахман йортта баш булып кала. Эш сөючән малай бөтен авырлыкларга, кыенлыкларга чыныгып үсә. Унөч яшендә бабам, хуҗалыкны алып бара: язын җир сукалый, тырмалый, иген чәчә. Шул ук вакытта , колхоз идарәсе кушуы буенча, идарәдә дежур да торгалый. Хәзер мин сезгә бабам белән булган бер вакыйганы сөйләп үтәргә телим.

    Бабам үсмер чакта авылга уполномоченныйлар килә торган була. Беркөн идарә башлыгы Габрахманны чакырып: “Габдрахман, син бик булган, кыю егет. Бу кешеләрне Можгага  алып барып кайт әле”, - дип үтенгән. Ул вакыт салкын кыш була. Тышта 40 градус салкын. Үсмер өстенә бишмәтен кия, биленә билбау буа, кулына, ашыгып, бияләй-фәлән дә алырга оныта.

    Шулай озын юлга чыгалар. Можгага юл  урман аша үтә. Кире кайтканда, көтмәгәндә, аларга билгесез кешеләр ата башлый. Чанага утырган уполномоченныйлар, үзләренең толыплары астыннан пистолет алып, каршы ут ачалар. Ә малай, бер дә югалып калмый, атына чыбыркы белән суга-суга, җилдәй җилдертә башлый. Шулай итеп, билгесез кешеләр артта калалар. Моның өчен аңа уполномоченныйлар зур рәхмәт белдерәләр. “Син булдыклы егет икәнсең”, - дип аның кулын кысалар. Бу бабамның, әле 15 яшьлек кенә үсмернең, кыю, көчле булганлыгын күрсәтә һәм мин аның белән горурланам.

    ...1931 ел. Яшь, чибәр егет Гафаров Габдрахман авылның гүзәл кызы Гыйльманова Хәдичә белән тормыш корып җибәрә. Яшь гаиләне сөендереп, бер-бер артлы аларның дүрт балалары туа. Шулай гаилә матур, дус яшәп, чөкердәшеп балалар үстерәләр, аларны хуҗалыкта үзләренә ярдәмче, алмаш итеп тәрбия кылалар. Тик матур гаилә күген, миллионлаган совет гаиләләре кебек, кара болытлар каплый. “Сугыш!”- дигән зәһәр җил бәгырьләрне өзеп уза.

    1941 елның җәендә сөекле хатынын, дүрт газиз баласын күкрәгенә кочып саубуллашып, Габдрахман фронтка китә. Яшь солдат җан кыйдыргыч сугышларның авырлыгын беренче көннәрдә үк үз күзләре белән күреп, үз тәнендә татый. Совет гаскәрләренең чигенү авырлыкларын бигрәк тә авыр кичерә ул. Ә күпме дуслары, яшьтәшләре мәңгегә ятып кала! 1942 елны, яраланып, үзе дә госпитальгә эләгә. Бабай болай дип сөйли торган булган: “Без окопларда дошманга каршы торырга әзерләнәбез. Менә бер заман еракта немец  танклары пәйда булды. Я, Хода, күпме алар! Ә безнең кулда гади мылтыклар гына. Без аларны ничек чигендерербез?!” Ничек итсәләр иткәннәр, ләкин солдатлар соңгы патронгача сугышканнар, дошманны ары үткәрмәгәннәр. Шушы сугышта бабам яралана: аның уң кулының җилкә сөяген немец танкы умырып китә. Ул озак вакыт госпитальдә ята, 25 кг авырлыгын югалта. Аны бик яхшы табиб карый, шунлыктан гына бабам исән кала.

    1943 елда сугышчы бабам авылга кайта. Сөйләүләре буенча, балалары аны урам башына каршыларга чыгалар. Менә алда 10-15 яралы солдат күренә. Балалар үз әтиләрен шундук танып алалар, барысы аңа килеп сарылалар, кочаклыйлар. Шушында ук , тыкрык башында, дүрт бала һәм авылын, гаиләсен үлеп сагынган ата, җиргә чүгәләп , бер-берсен кочаклаган рәвештә, рәхәтләнеп елашалар. “Бәгырькәйләрем, сезнең хакка гына гына исән калдырды, сезнең хакка гына...”- дип пышылдый ата.

    Бабам өчен Бөек Ватан сугышы шул ук көнне тәмамлана. Ул бу сугышта уң як җилкә сөяген югалта һәм тәнендә гомерлек”күчтәнәч”  - немец снарядының ике-өч ярчыгын алып кайта. Уң кулы йөрмәү сәбәпле, бабай авыр кул хезмәтен башкара алмый. Шунлыктан, аңа колхозда төрле җиңел эшләр башкарырга туры килә. Берничә ел ул янгын сүндерүче булып эшли.

    Сугыш әле һаман дәвам итә. Авылга яралы солдатлар кайта тора. Шул ук вакытта сугыштан качып йөрүчеләр дә пәйда була. Беркөн шундыйларның берсе бабайларның күршесе Хөсниҗиһан карчыкның өен талап чыга. Әби елап, Габдрахман бабай янына керә һәм хәлне аңлата. Бабам, тиз арада атына атланып, күрше Тәкәш авылына чаба.

    Юлда зур төен тоткан бер кешене күреп ала, әйберләрне бирергә боера. Теге кеше бабайга атыннан төшәргә куша. Бабам атыннан төшкән арада , билгесез кеше аңа пычак белән ташлана. Тик бабай өлгерлек күрсәтә: кинәттән каракның терсәгенә тибә, пычак җиргә төшә. Карак каушап кала. Бабай тиз генә аның кулларын бәйләп атына сала һәм милициягә илтеп тапшыра. Габдрахман бабамның мондый кыюлык һәм батырлык күрсәткән очраклары тормышта байтак була.

    Бер-бер артлы еллар үтә. Габдрахман бабай белән Хәдичә әби 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Хөкүмәтебез тарафыннан дәү әбием “Батыр ана” медале белән бүләкләнә. Дәү әбием һәм дәү бабамның тәрбияләп үстергән ун баласы да бүген исән-саулар. Алар илебезнең төрле почмакларында халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куялар. Алар арасында минем яраткан Гөлфәния әбием дә бар (бабам турындагы бу истәлекне миңа ул сөйләде). Ул гомере буе Бәзәкә авылы балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли, методист- тәрбияче исеме ала. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

    1995 елда, Бөек Җиңүнең 50 еллык юбилее елында, дәү бабам – Гафаров Габдрахман Мифтахетдин улы, 90 яшендә (!). балаларының кадер-хөрмәтен күреп, бу фани дөньядан ахирәткә күчә.

    Кадерлеләрем, дәү әбием һәм дәү бабам! Әгәр сез бүген исән булсагыз, мин, чын күңелемнән сезгә дәшәр идем: “Нинди батыр, матур ана, Ватанның нинди тугры улы булгансыз сез! Рәхмәт сезгә! Мин сезне яратам, сезне беркайчан да онытмам. Мин, Шиабиева Диана Айдар кызы, сезнең кызыгыз, киләчәктә сезгә охшасам, һәр эш-гамәлләремдә сезнең кебек булсам, мин үземне дөньяда иң бәхетле кеше дип хис итәчәкмен”.

    Диана Шиабиева. 2005 ел.

    участники ВОВ, вернувшиеся с войны

     








    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться