• Новости

    Сугыш язган язмышлар

    20 нче февраль көнне Бәзәкә китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап фронтовик язучылар иҗатына һәм тормышына багышланган “Сугыш язган язмышлар” дигән шигърият cәгате үткәрелде. Иң элек китапханәче Ф.Башарова “Хәтер мәңге саклар” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының китаплары урын алган иде.

    4 ел дәвам иткән канкойгыч Бөек Ватан сугышында  Татарстаннан  барлыгы 124 язучы катнашкан, шулардан 34-е Ватанны саклап һәлак булган. Китапханәче М.Мәһдиев истәлекләренә таянып тоткынлыкта булган язучы Н.Дәүлинең сугыштан соңгы  тормышы турында сөйләде, кичәдә катнашучы Р.Мөхетдинова патриот-шагыйрь М.Җәлилнең  вакытлы матбугат битләрендә басылган, шәхси тормышына кагылышлы материаллар белән таныштырды. Китапханә укучылары Ф.Галимова, В.Гараева, Ә.Закирова шагыйрьләр М.Җәлил, А.Алиш, Н.Баян, С.Шакир һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдылар.

     

    Библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться